

“Рәйхан тавы”
Ибраһим авылында революциягә кадәр чибәрлеге белән дан тоткан, мәрхәмәтле, бик уңган Рәйхан исемле кыз үсә. Аның матурлыгына күп егетләр гашыйк була. Рәйханның ата-анасы бик ярлы яши. Ул гаиләдә бердәнбер бала була. Кыз үзе кебек үк ярлы егетне ярата.
Алар кичен, кеше күрмәгәндә, авыл кырындагы биек тау башында очраша торган була, вәгъдәләр куешалар. Ләкин үзенә бишенче хатынлыкка алу уе белән янып, Рәйханны күрше авыл мулласы сагалый башлый. Ул гашыйкларны очрашкан урыннарында көтеп, качып тора. Егет белән кызны күргәч, пычак белән алар өстенә ташлана. Ләкин егетне чәнчим дип, ялгыш, пычакны кызга кадый.
Шушы вакыйгадан соң кызның әти-әнисе сарыга сабыша. Ә егет сөеклесен үзләре очрашкан тау башында җирләттерә дә читкә чыгып китә. Тау шуннан соң “Рәйхан тавы” дип атап йөртелә башлый.
(1998 елда Стәрлебаш районының Стәрлебаш урта мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган).
Салдыбаш елгасы
Бер елга буена утырган авылда шундый хәл була. Ир белән хатынның кызлары булмый да булмый. Ә уллары бер-бер артлы дөньяга килә тора. Менә инде җиденче малай да дөньяга килә. “Нигә безгә бер кыз бала бирмисең соң, ай бер Аллам!” – дип, бу мескеннәр Аллаһтан сораган. Аллаһ боларга бер кыз бала биргән. “Кадербикә” исемен кушкан алар бердәнбер кызларына.
Кадербикә чибәр, матур кыз булып үсә. Ир белән хатын шатланышып бетә алмыйлар. Кызны сорап килүчеләр дә күренә башлый. Кыз аларның берсен дә күрергә теләми, чөнки аның яраткан егете була. Алар бер-берсен шулчаклы ярата, хәтта алар бергә булганда кояш та елмаебрак карый, талларда сандугачлар да тырышыбрак сайрый икән. Вәгъдәләр бирешәләр. Ата-аналары да каршы килми.
Тик авыл баеның да күзе төшкән, ди, бу кызга. Ул аны үзенә кече хатынлыкка сората. Акча һәм бүләк ягыннан тормый. Картларның башлары бутала инде хәзер. “Алтын күргәч, фәрештә дә азган”, – диләр бит. Байга бирергә риза булалар. Кыз нишләргә белми, ялварып сорап та карый ата-анасыннан. Юк. Якын да килмиләр. Якты дөнья карая, киң кырлар тарая хәзер кызга. Сөйгән егетенә, мәхәббәтенә тугры булып калу, сөймәгән кешегә бармас өчен бер генә юл кала. Кыз Ай яктысында суга китә. Суга китәр алдыннан әнкәсенә, әтисенә, туганнарына тутырып-тутырып карый. Өй эченә азаккы тапкыр күз ташлый да эченнән генә барысы белән дә бәхилләшеп чыгып китә.
Бу китүе аның соңгы китүе була. Кадербикә илтеп суга сала башын. Ай нишләргә белми күктә өзгәләнә, бу фаҗигане күрмәс өчен йөзен болыт белән каплый. Сандугачлар тына. Тик кәккүкнең генә моңлы итеп сузып-сузып кычкырганы ишетелә башлый. Кызны, кайтмагач, эзләп чыгалар, әмма аның чиләкләре белән көянтәсеннән башка бернәрсә дә тапмыйлар. Бик үкенә картлар, бик үкенә. “Бер кыз бала бирче, Ходаем, дип сорадык, ә бәхетле булсын дия белмәдек”, – диләр. Соң, соң була инде хәзер. Кыз инде суга салды башын. Бу елга да шуңа “Салдыбаш” дип атала башлый.
(1971 елда Нуриман районының Балчыклы авылында Нурлыгаян Әсәдуллиннан (1914 елгы) БДУ студентлары язып алган).
Хәдичә урамы
Хәдичәнең әти-әнисе ярлы булган. Җәй җитсә, әтисе бай малын көткән, кышкы чатнама суыкларда утын-печән ташыган. Әнисе байбичәнең керләрен юган, йон эрләгән, мал-туарын караган. Ләкин ничек кенә тырышып эшләсәләр дә, өс-башлары – киемгә, тамаклары икмәккә туймаган.
Менә шундый авыр тормышта җәфа чигә алар. Ә бервакыт, көтмәгәндә суык тидереп, башта Хәдичәнең әтисе, аннары әнисе үлеп китәләр. Җиде яшьлек кыз ятим торып кала. Хәзер инде Хәдичә әрсез байбичәнең йомышчысына әйләнә. Йөгереп йөреп, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләрен эшли.
“Ятим балага шул да ярар әле”, – дип, аның өстенә иске-москы кием кидерәләр. Күп вакыт ул яланаяк йөри.
Тормышы нинди генә авыр булмасын, унҗиде-унсигез яшьләргә җиткәндә Хәдичә бик матур, сылу кыз булып өлгерә. Бер ярлы егет, Хәдичәне өзелеп яратып, кәләшлеккә сората. Ләкин байбичә моңа каршы төшә. Шундый егәрле асрауны кулыннан ычкындырырга теләми ул.
Ләкин Хәдичә озак яши алмый, яшь кенә килеш, дөнья рәхәтен күрмичә, әти-әнисе кебек үк салкын кыш көннәрендә суык тидереп, урамда дөнья куя. Бу урам хәзер “Хәдичә урамы” дип атала. Егет, сөйгәненә багышлап, җыр чыгара:
Иртәнчәк мин торып,
тышка чыксам,
Салмак кына, салмак кар ява,
Ятим кыз, мескенем, Хәдичәм.
Таң алдыннан торып, бер кыз эшли,
Аяккаен күреп эчләр яна,
Сөеклем син минем, Хәдичәм.
Сандугачлар сайрый,
таллар сайлый,
Тал булмаган җиргә ник кунсын,
Җанкисәгем минем, Хәдичәм?
Яшьли ятим калган кыз баланың
Бәхеткәйләре лә ник булсын,
Бердәнберем минем, Хәдичәм?
(1998 елда Илеш районының Яңа Күктау авылында Гөләндәм Садретдиновадан Таңсылу Ногманова язып алган).
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.