

Кәпәй-Кобау авыл биләмәсе әлеге программада элегрәк тә катнашкан иде инде. Нәтиҗәдә, авыл биләмәсе үзәгендә мәдәният йорты яңартылды, башка авыллар да төзекләндерелде.
Олы Өчтүбә авылы халкы да программада катнашырга теләк белдерде – бердәм тырышлык белән биредәге зиратның коймасын яңартырга ниятлиләр. Авыл җыелышында халык актив катнашты, күп кенә эшлекле тәкъдимнәр яңгырады. Атап әйткәндә, зиратны төзекләндерү буенча өмәләр оештыру күздә тотыла. Моннан тыш, халыктан акча җыю мәсьәләсе дә ныклы күзәтүгә алынды.