

Республика авыллары тарихын җентекле өйрәнгән галим Әнвәр Әсфәндияровның “Башкортстан авыллары һәм янәшә биләмәләре тарихы”( Уфа, “Китап”, 2009 ел) хезмәтендә теге яки бу төбәктә яшәүчеләрнең милли составы ачыкланып, төп халык саналучы башкортлар белән генә чикләнеп калмыйча, башка милләт вәкилләре, мәсәлән, татарлар нигез салган авыллар тарихы буенча да бай мәгълүмат бирелгән.
Кайлардан килгән кавем?
Атамасыннан ук күренүенчә, авыл чагыштырмача яшь санала, чөнки биредә яшәүчеләр Иске Абзаннан күченеп утырган һәм моңа бәйле атама алган. Шуңа да Яңа Абзанның тарихын барлауны аның элгәреннән башлау дөрес булыр. Әйтергә кирәк, Благовар төбәген өйрәнүче Рәис ага Корбангулов, шулай ук аңа ияреп, туган якны башка һәвәскәр тикшерүчеләр дә, Абзанның барлыкка килгән вакыты итеп 1755 елны күрсәтә. Архив материалларында авыл беренче тапкыр нәкъ шушы елда теркәлеп калган, дип исәпләсәләр дә, тарихи чыганак китерелми. Бу мәсьәләдә төп сылтанма итеп Вилдановлар шәҗәрәсе күрсәтелә. Сүз дә юк, авыл тарихының башында торучылар арасында хәзерге вакытта Иске Абзан авылында гомер кичерүче Вилдановлар кавеме күренекле урын тота. 1868 елгы Вилданның 1907 елда туган улы Исмәгыйль төзегән шәҗәрәдә кавем мисалында авылның барлыкка килүенә төпле мисаллар китерелә, ә инде 1715 елда туган Асылгәрәй авылга нигез салучылар сафында төсмерләнә.
Төбәк тарихын өйрәнүгә катнашы булган тикшерүчеләр авыл атамасын тарихи шәхестән – Абзаннан алган, дип исәпли. Тарихи чыганакларда аның турында мәгълүмат аз. 1816 елгы җанисәп материалларында (Ревизские сказки) аның улы Сәйфелбәшир Абзанов теркәлгән. Бу вакытта аңа 49 яшь була (туган елы – 1767). Хатыны Бәлзәмбикәгә 50 яшь. Гаиләдә өч бала, алар — Арслангәрәй (19 яшь), Рәсүл (14), Мөгълифә (10).
Абзан кавеме яңа төбәккә кайдан һәм кайчан килеп төпләнгән соң? Бу сорауга өлешләтә җавапны районның Чәрмәсән елгасы буендагы авыллар тарихыннан табарга мөмкин. Бу җәһәттән шундый аңлатма бирү сорала. Борынгы чорда Казан ханлыгы биләмәләре Чәрмәсән һәм Кармасан елгалары буйларына кадәр килеп җиткән. Казан яулап алынгач, патша изүеннән һәм дини эзәрлекләүдән качып, татарлар хәзерге Башкортстан якларына күченә башлый. Тормыш көтү өчен гаять уңайлы Чәрмәсән төбәгендә татарлар һәм мишәрләр нигез салган Дүсмәт, Олы Әрәмә, Сынташ кебек авыллар барлыкка килә. Дүсмәт алар арасында иң борынгы санала, аңа нигезне 1715 елда бу төбәктә җир сатып алган мишәрләр салган.
Әйткәндәй, җир сатып алу турында материаллар Башкортстанның Үзәк тарих архивында саклана. Бу документның төп нөсхәсен кулында тотып, аның күчермәсен язып алган Рәис Корбангуловның хәзерге Абзанга Дүсмәт мишәрләре күченгәнлеге турында сөйләгәне хәтердә. Бу фаразны исбатлау өчен янә архивларда эзләнергә туры киләчәк, әлбәттә. Әлегә кадәр уңышка ирешеп булмаса да, шунысы хак – юнәлеш дөрес.
Морзалар халыкны ишәйтә
Моңа Абзан авылының ул чорда алдагы үсешендәге үзгәрешләр дә куәт. XVIII гасыр азагында авыл Төмән (Темников) татар морзалары Бигловлар һәм Сакаевлар (Долотказиннар) исәбенә тулылана башлый. Морзаларның 1778 елда җир сатып алуы рәсми документларда чагылыш табуын аерым билгеләп үтик. Әйткәндәй, бу төбәктә Төмән морзалары элегрәк тә тамыр җибәргән була инде. Атап әйткәндә, хәзерге Бүздәк районының Килем авылына җирбиләүче Тевкелевларның күченеп утыруы мәгълүм. Хәзерге Благовар районы биләмәләрен морза Дәүләткилдиевлар ныклап үзләштерә башлавы да теркәлгән. Таң авылы биләмәсенә караучы хәзерге Күгел авылы барлыкка килү – шуның бер мисалы. Әйткәндәй, башкорт сынлы сәнгатенә нигез салучы рәссам Касыйм Дәүләткилдиев та татар морзалары токымыннан. Дәүләткилде Биглов крестьяннары белән күченеп килгән Абзан авылы рәсми чыганакларда кушымта белән Абзан-Биглово дип тә күрсәтелә башлый. Тәүге мәлләрдә морзалар яшәгән төбәк биредә аккан Темезе-тамак елгасы атамасын йөртә һәм җанисәп материалларында шул рәвешле теркәлгән.
Татар морзалары килү белән Абзан, чын мәгънәсендә, җанлана, чөнки халык саны сизелерлек арта. 1795 елгы җанисәптән күренүенчә, авылда башкортлардан (рәсми документта “башкирцы” дип язылганнар) өч ихатада ике җенес кешеләрен дә кертеп — 28, морзалардан 10 йортта — 57, кенәзләрдән ике йортта — 11, ясаклы татарлардан — 57, мишәрләрдән 7 кеше теркәлгән. 1803 елда өстәмә рәвештә ясаклы 25 татар, чыгышы белән морзалардан булган янә 89 татар исәпкә алына. Ягъни авыл халкының күпчелеген нәкъ әлеге милләт вәкилләре тәшкил итә.
Билгеле булуынча, борынгы Русиядә җанисәп (ревизия) 10 тапкыр үткәрелгән, әмма шуларның бишесенең генә материаллары Башкортстан дәүләт тарих архивында сакланып калган. 1834 һәм 1859 еллардагы җанисәпләр мәгълүматка аеруча бай һәм тулы исәпләнә. Бу очракта шәхсән үземә шунысы әһәмиятле: 1859 елгы җанисәптә әткәй яклап картәтием 11 яшьлек Гыйльман теркәлеп, ул Габдулла Фәйзуллинның оныгы буларак язылган. Бу җанисәп исемлекләрендә әнкәй яклап картәтиемне дә таптым – Гыйбадулла Габдуллинның улы Гыйззәтулла да 1859 елда 11 яшьтә була. Гомумән, 1834 елда Абзан авылында башкортлардан 65 кеше язып алынган, алар Бәләбәй өязенең 12нче башкорт кантонына карый. Мишәрләр исә 5нче мишәр кантонында теркәлгән. 1859 елгы җанисәптән күренүенчә, Бәләбәй өязенең 21нче башкорт кантонының 8нче йортында исәптә торган Абзан авылында 11 ихата-йортта башкортлар саналучы 112 кеше яшәгән. 1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда 125 башкорт һәм 535 татар исәпләнә. Абзанның социаль өлкәсен биредә ашлык-икмәк кибете, күпсанлы сәүдә лавкалары, ике мәчет булуы күрсәтеп тора.
Яшьтәше дә раслады
Абзанда халык саны алдагы елларда да артып, XX гасыр башына бер мең кешегә җитә. Авыл биләмә ягыннан киңәя, урамнар саны да арта. Бер сүз белән әйткәндә, үсеш кичерүче төбәктә җир җитми башлый. Монда инде, иң беренче чиратта, чәчүлек мәйданнары күздә тотыла. Абзан авылында яшәүчеләрдән зур гына бер төркемнең яңа урынга күченеп китүенә нәкъ менә шушы хәл-шартлар сәбәпче була да инде. Тарихи чыганакларда Абзаннан ике чакрымлап ераклыкта яңа урындагы авылның төгәл генә кайчан барлыкка килүе турында рәсми мәгълүмат озак кына табылмады.
Әмма әлеге бушлыкны халык хәтере тутырырга сәләтле. Яңа авылның барлыкка килү датасын авылыбызның йөзьяшәре, мәдрәсә белемле Рабига әби Хәниева 2006 елда очрашкан чагында бик ансат кына ачыклады да куйды. Мәсьәлә бик гади икән, чөнки Рабига әби гаиләсе яңа урынга күченгән елда дөньяга килә. Ә бу мәгълүматны аның хәтеренә әти-әнисе сеңдереп калдырган. Яңа Абзанның, чын мәгънәсендә, башка мәсьәләләр буенча да “тере тарихы” буларак танылган әбиебез 2008 елда 102 яшендә бакыйлыкка күчте.
1917 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу язмаларында Яңа Абзанга күченеп килүчеләр тоташы белән “элекке дәүләт крестьяннары” итеп күрсәтелгән. Әлеге үзенчәлекнең Столыпин реформалалары барышында файдасы тигән. Атап әйткәндә, яңа җирләр алуга, йорт җиткерүгә, абзар-кура яңартуга дәүләт акчалата ярдәм иткән. Риваять-истәлекләрдән күченеп килүчеләрнең беренче кышны землянкаларда чыгуы билгеле. Авыл урамы исә ул чордагы архитектура таләпләрен үтәп төзелә. Атап әйткәндә, йортлар, абзар-куралар янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә ярашлы урнаштырыла. Бер сүз белән әйткәндә, Яңа Абзан атамасын алган авыл элекке Абзан белән чагыштырганда бик тә күркәм һәм матур килеп чыга. Бу җәһәттән без бәләкәй чакларда халык телендә бик тә еш кулланылган шундый җыр юллары искә төшә. Атап әйткәндә, авылыбызда бик тә күренекле кеше, җырга-моңга бай Мәрьям апаның авылның матурлыгы белән сокланыптыр инде, җае чыккан саен:
Күп авыл – чүплек башы,
Яңа Абзан – йөзек кашы! –
дип җырлаганы хәтердә.
Сүз дә юк, урынның яхшысын сайлаган ата-бабаларыбыз. Мәсәлән, бакчалар артыннан гына Темезе елгасы ага, аның аръягыннан урман башлана. Гомумән, елга-күлләргә дә бай авылыбыз. Яңа Абзанга тәүге мәлләрдә утыз гаилә күченеп утыруы мәгълүм. 1917 елда биредә йорт-ихаталар саны 42гә җитә, бу шушы чорда үткәрелгән Авыл хуҗалыгын исәпкә алу мәгълүматларында да теркәлгән. 1912 елда ук мәчет төзелә, анда мөәзин, мөгаллим һәм азанчы вазыйфалары картәтием Мөхәммәтхәниф Гыйльмановка йөкләтелә. Әйткәндәй, аңа бу хакта Уфа Мөселман идарәсе тарафыннан бирелгән махсус указны Башкортстан дәүләт архивында эзләп табу насыйп булды.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ.