+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
2 март 2022, 06:42

Янә салкыннар килә

17 градуска кадәр суытачак.

Янә салкыннар киләЯнә салкыннар килә
Янә салкыннар килә

Уфада кискен салкынаю көтелә.

Чәршәмбедән шимбәгә кадәр, ягъни 2-5 мартта, көндезге температура 1...-3 градус чикләрендә тирбәлә. Якшәмбе, 6 мартта, термометр баганалары -6 градуска кадәр төшәчәк, ә 7 мартка каршы төндә -17 градуска кадәр суытачак. Дүшәмбе көнне, 7 мартта, көндез температура -10 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итәләр "Гидрометүзәк"тән.

Явым-төшемгә килгәндә, пәнҗешәмбе һәм шимбә Уфада урыны белән кар катыш яңгыр явуы ихтимал. Якшәмбе һәм дүшәмбе урыны белән бераз кар явачак.

Фото: www.pinterest.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас