Дим елгасы буйларыннан башлап, Танып тамагыннан алып Агыйделнең ике ягындагы җирләр Кудабахты исемле улына бирелгән. Әмма бу җирләргә Кудабахты элегрәк, әле рәсмиләштереп бирелгәнче үк хуҗа булгандыр. 1641 елда авыл халкы исеменнән аның улы Бөртек патша Михаил Федоровичның Уфадагы наместнигына гариза язган. Гариза канәгатьләндерелеп, наместник Плещеев патша исеменнән бу җирләрне биләргә хокук бирүче саклау грамотасы тапшырган. “Безнең ата-бабаларыбыз гомер-гомергә бу җирләрдә яшәгән”, дип язылган Бөртек Кудабахтин гаризасында. Авыл аның исемен йөртә булса кирәк. Ә менә “гомер-гомергә” (испокон веков) дигән сүзләр тарихның кайсы чорына алып китә?
Хәзерге Татарстанның Актаныш районы Тыңламас авылында яшәгән Котлыәхмәт Котлыгышев исемле кешедә бер ярлык сакланган. Бу кеше Бөртекнең улы Котлыгышның улы, ягъни Бөртек Кудабахтинның оныгы булып чыга. Бу нинди ярлык, һәм нишләп ул Канзафар би династиясе вәкилендә сакланган? Урынлы сорау. Бу ярлыкны 1398 елда Казан ханы Ибраһим раслаган, болгар вилаяте башлыгы Хәйдәр Гали хан тарафыннан Кырым ханы Гәрәйнең тол хатыны Гөл-бостанга бирелгән. Гөлбостан — Җәнәкә солтанның (бәлки аның улының, диелә) Гәрәй ханга кияүгә бирелгән кызы. ХIV гасыр ахырындагы болганышларда тол калган Гөлбостан үзәге Кирмәнчек калгәсендә булган болгар вилаяте башлыгы Хәйдәр Гали ханнан ярдәм сораган. Хәйдәр Гали хан Гөлбостанга, аның улына, тагын ике кешесенә бөтен өстенлекләрне тәэмин итүче тархан ярлыгы тапшырган. Иске Бөртек авылы (ул вакытта бары тик “Бөртек” кенә) шул ярлык нигезендә вотчина үзәге булып киткәндер, дип исәпләнә.
Әлегә кадәр табылган документларда авыл исеме 1782 елдагы — дүртенче, 1795 елдагы бишенче ревизия язмаларында (ревизские сказки) күренә.
Кантон системасы кертелгәнче бу җирләр Җәнҗегет түбәсенә (тюба) караган. 1795 елгы ревизиядә Иске Бөртектә 10 йортта 74 башкорт сословиесендәге кеше теркәлгән. 9нчы йортның администрация үзәгенә әйләнгән Бөртек түбәсе 9нчы йортка 7 авыл Иске Бөртек, Яңа Бөртек, Әткүл, Хаҗи, Теләкәй, Каенлык, Аю авыллары караган. 1834 елның сигезенче ревизиясендә юртовый сотник Исмәгыйль Әмиров, Сәлимҗәүһәр Ибраев, Каранай Юртаев, Сәфәр Мөэминов, Әбелхәсән Кунакаев, Көчек Тамаев, Рәхмәтулла Солтанбәков, Мөкәй Мөрсәлимов исемле гаилә башлыклары теркәлгән. Авыл халкы, нигездә, шуларның тармаклары хисабына арткан. Кудабахтинның бабасы Канзафар би тархан дәрәҗәсе бирелгән кешеләрдән берәрсенең варисы булуы мөмкин, дип фараз итәргә урын бар. Алга таба документларда Котлыгыш исеме очрый башлый. 1664 елда Котлыгыш Бөртековның Минзәләдә аманат (заложник) итеп тотылуы билгеле. Аманат итеп тотылган тархан балалары ил-йортта тәртип, тынычлык тәэмин итү чарасы дип каралган. Минзәләдә урыс кешеләренә урнаштырып, жалованье бирмичә, тамак ялына хезмәт итәргә мәҗбүр ителгәннәр. Соңрак аларны тагын да ераккарак, Казанга җибәрә торган булганнар. Волость старшиналары моңа канәгатьсезлек белдерә башлагач, аларны Уфада тота башлаганнар. Котлыгышны кайтарып, аның урынына Уфага Уразай Үлмәсов җибәрелгән. Котлыгыш исеме җир-су атамаларында топоним булып калган. (Әйткәндәй, Яңа Бөртек авылының Котлыгыш басуында йорт-кура җиткереп яшәп ятам мин).
Танып тамагы төбәге тагын бер географик үзенчәлеккә ия. Аннан көньякка Агыйдел аръягыннан — Кыргыз, көнчыгышка Елан, көнбатышка Гәрәй волосте биләмәләре башлана. Иске Бөртек элекке Урман Гәрәй авылларында әлегәчә телгә алына. Хәтсез еллар элек Тәтешле районының Шулган авылы тарихчысы “Кызыл таң” гәзитендә “Әле ХV гасырда ук безнең якларга Иске Бөртекнең Гәрәй исемле кешесе килеп урнашкан. Шуңа күрә авыл, елга исемнәре Гәрәй исеме белән аталган”, дип язып чыккан иде. Икенче бер риваять буенча 1400 елларда безнең Гәрәй суы буена башлап Иске Бөртек авылыннан Тауш баба үзенең уллары Сәбелде, Симай, Сарыбай белән Югары Чат авылына нигез салганнар. Туйсын белән Тукбирде бабалар Гәрәй буендагы Чумар күлгә утырып, Түбән Чат авылына нигез салганнар. Туслыбай белән Шадырбай Тау авылына нигез салган. Гәрәй баба үзе Иске Бөртектә торып калган. Тагын бер риваять-язма: Яңавыл районының Кызыл яр авылына 1400 елларда Гәрәй тархан нәселенең Колмәмәт белән Колтәми исемле кешеләре нигез салган. Тагын бер язма: 1550 елларда Иске Бөртекнең Гәрәй исемле кешесе, Уфадан землемер алып килеп, соңрак “Гәрәй дачасы” дип аталган җирләрне биләргә хокук бирүче документ алган. Бу риваятьләрдә хронологиядә төгәлсезлекләр бардыр. Авылны Иске Бөртек дип атау да урынсыз. Йөз еллардан соңрак барлыкка килгән “яңасы” булмаган чорда ул “иске” булалмый.
Танып башында яшәүчеләр гасырлар дәвамында Иске Бөртек белән аралашкан. Гәрәбаш, Тибел урман хуҗалыкларында җитештерелгән агач, шпал, фанера каеннары бура рәвешендә эшләнгән кушмаларга төяп, Иске Бөртек янында Агыйделгә агызып чыгарылган. Бу әле үткән гасырның уртасына кадәр дәвам итте. Шулар белән бергә Ирәкте волосте Кара Табын ыруы Кара Газизнең дүрт улларыннан берсенең Танып исеме дә елгага ияреп килгән.
2017 елда Иске Бөртек халкын шаулаткан бер вакыйга булып алды. Урыс география җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлеге 1931 елның 12 сентябрендә Иске Бөртек янында һәлакәткә очраган француз самолеты ватылып төшкән урында казыну эшләре башкарып, моның чыннан да һәлакәт урыны булуын раслады. Монда истәлекле таш, Иске Бөртектә һәлак булган француз очучыларына һәйкәл кую планлаштырыла. Иске Бөртекнең дөньякүләм әһәмияткә ия булган туристик маршрутка керүе ихтимал. Планнар тормышка ашсын иде инде.
Салих НИЗАМОВ.
Краснокама районы.