

Хәзерге Благовар районы биләмәләрендәге Кармасан елгасы буйлап борынгы чорларда Нугай һәм Казан ханлыклары чикләре үткән. Әлеге үзенчәлек бу төбәктә урнашкан Чишмә районының Тирмә, Калмаш, Сафар, шулай ук Благовар төбәгендәге Былышлы, Шәмәй һәм Өйдрәкбаш авыллары барлыкка килүенә дә хәлиткеч йогынты ясый. Аларга нигез салуда Башкорт-мишәр гаскәрендә хезмәт иткән мишәрләр дә турыдан-туры катнаша. Әлеге авылларны янә дә шул берләштерә: бу төбәктә нигез коручылар бирегә элекке Касыйм ханлыгына караган Ука (Ока) елгасы буйларыннан күченеп утырган (“Благовар җире: еллар һәм кешеләр”, Уфа, 2005 ел).
Тарихи чыганакларда Өйдрәкбаш авылының XVIII гасырның беренче чирегендә барлыкка килүе турында мәгълүмат бар. Әмма авылның ныклап үсеп китүе 1798 елда хәзерге Башкортстан төбәгендә идарә итүнең Кантон системасы кертелүенә бәйле. Нәтиҗәдә, Ырынбур губернаторы каршында Башкорт-мишәр гаскәре оештырыла, анда хезмәткә исә Өйдрәкбаш авылында гомер кичерүче мишәрләр дә җәлеп ителә.
Әйткәндәй, аларның саны бу якларга күченеп килүчеләр исәбенә даими тулыланып тора. Халык исәбен алуда кулланылган “Ревизские сказки” материаллары белән дә раслана бу. 1795 елгы ревизиядә, мәсәлән, авылда 40 ихата-йортта 276 мишәр теркәлгән (148 ир-ат һәм 128 хатын-кыз). Башкортлар ике ихатада яши, барлыгы 11 кеше. 1816 елгы ревизиядә Өйдрәкбаш авылында яшәүче башкортлар – 8нче башкорт, ә мишәрләр 3нче мишәр кантоны составында исәпкә алына, бу вакытта авылда 455 кеше теркәлгән, алар арасында күпчелекне мишәрләр алып торуын да билгелик.
1834 елгы (8нче ревизия) җанисәп алу материалларында башкортлар һәм мишәрләр аерым исәпкә алына башлый, атап әйткәндә, башкортлар – 72, мишәрләр – 733 кеше. Бу чорда Өйдрәкбашта яшәүчеләр, сословиеләренә ярашлы, 8нче башкорт кантонының 1нче һәм 3нче мишәр кантонының 1нче йортларында теркәлү үтә.
Әлеге ревизия шунысы белән дә үзенчәлекле: исемлекләрдә бу төбәк үсешенә зур өлеш керткән Ишбулатовлар кавеме бар тулылыгы белән чагыла. 1834 елгы “Ревизские сказки”да иң беренче булып йорт хуҗасы сотник мишәр Исхак Мөхәммәтрәхимов язылган, аңа бу ревизия вакытында 49 яшь булган. Аның беренче хатыны 40 яшьлек Бәдигылҗамалдан улы Җиһангирга – 6 яшь, икенче хатыны 25 яшьлек Гайшәдән туган улы Сәлимгәрәйгә – 4 яшь. Исхакның янә дә Солтангәрәй (6 яшь), Шәйхелислам – (4), Әхмәтгәрәй – (1) исемле уллары да теркәлгән. Аннары инде Мөхәммәтрәхимов фамилиясендә йөрүчеләрдән тагын берничә гаилә – агалы-энеле Ильяс һәм Хәсән язылган. Гомумән, 1834 елгы материалларда бер йортта әлеге кавемгә караучылардан ике җенестән дә булган 20 кеше язып алынган.
1850 һәм 1859 елгы ревизияләрдә бу кавем вәкилләре һәммәсе дә Ишбулатов буларак та теркәлә, ул гамәлдәге фамилиягә өстәлеп языла. Мәсәлән, Ырынбур губернасы Уфа өязенең Өйдрәкбаш авылында 24нче башкорт кантонының 14 йортында Исхак Мөхәммәтрәхимов зауряд сотник буларак язылган, аның 1858 елда үлүе дә күрсәтелгән. Шунысы үзенчәлекле: өстәлгән фамилия Ижбулатов дип бирелгән. Әйтергә кирәк, аерым ревизияләрдә фамилиядәге “ж” урынына “ш” хәрефе язылу күзәтелә. Бу чорда кавем вәкилләреннән югарыда телгә алынган Җиһангир Исхаков Ишбулатов – сотник, кантон начальнигы; аның улы Мирхәйдәр – урядник, старшина; Шәйхелислам – урядник һәм 14нче йорт старшинасы, Сәлимгәрәй указлы мулла буларак теркәлгәннәр.
Бу урында шундый аңлатма бирү сорала: югарыда телгә алынган Ишбулатовлар – Башкортстан дәүләтчелеге тарихында күренекле эз калдырган Хаҗиәхмәт Исхак улы Ишбулатовның ерак бабалары. Әйткәндәй, 1859 елгы ревизия материалларында ул Әмирҗан Исхаков йортында теркәлгән – бу вакытта аңа 7 яшь була. Бу уңайдан янә бер үзенчәлек: “Ревизские сказки”да ул Хаҗимөхәммәт исеме белән язылган. Әйткәндәй, мөселманнар өчен бу гадәти күренеш, шуңа да исемнең кулланышка кыскартылган вариантта – Хаҗиәхмәт булып керүе табигый.
Башкортстан тарихыннан хәзерге Балтач һәм Яңавыл районнары җирләренә мишәрләрнең XVIII гасыр башларында күченеп килүе мәгълүм. Тарихи чыганакларда Ишбулатовлар кавеменең Яңавыл төбәгендәге Эткенә (Иткинеево) авылында нигез яңартуы теркәлгән, атап әйткәндә, тарихчы Әнвәр Әсфәндияров “Башкортстан авыллары тарихы” китабының Яңавыл районына караган бүлегендә аларны “ясаклы татарлар” дип атый. Әйткәндәй, Бөре өязенең Эткенә авылы кешеләренең, хәрби сословие вәкилләре буларак, Ырынбур чик буйларын саклауда катнашуы билгеле, алар арасында поход старшинасы Салих Вәлитов аеруча киң танылу ала.
Русия империясендә дини эзәрлекләүләргә бәйле, Башкортстанның төньягына күченүчеләр агымы арткач, биредә тормыш көтүчеләргә җир җитми башлый, шуңа да мишәрләрнең зур гына өлеше хәзерге Чишмә һәм Благовар төбәкләренә күченеп китә. Атап әйткәндә, Балтачның Сәйтәк авылыннан бер төркем хәзерге Былышлы авылына күченә, монда шул исемдәге яңа авыл барлыкка килә, хәзер ул биредәге урам исемен йөртә. Ишбулатовлар исә Өйдрәкбашны сайлый. Дворяннар токымыннан булган кавемнең Кыркулы-мең ыруы башкортларыннан җир сатып алып, Өйдрәкбашны бу төбәктә иң зур авыл дәрәҗәсенә чыгаруга зур өлеш кертүе шулай ук тарихта теркәлеп калган.
Гомумән, җанисәп материалларыннан авыл халкының бу чорда гаять тиз артуы күзгә ташлана. 1850 елгы ревизиядә авылда барлыгы 925 кеше теркәлсә, 1859 елда халык саны 1159 кешегә җитә.
Хакимият-территориаль бүленештәге үзгәрешләргә бәйле, 1850 елдан башлап Өйдрәкбаш авылы 9нчы башкорт кантонының 1нче йорты составына керә. Шушы елны үткәрелгән җанисәптә теркәлүчеләр арасында иң ишле гаиләләр булып Назыйровлар, Ардувановлар, Базикеевлар, Миндәевлар, Вахитовлар, Бәшировлар исәпләнә. Аларның нәсел башы булып Назыйр тора. Әйткәндәй, әлеге фамилияләрне йөртүчеләр авылда әле дә иң киң таралганнар исәбендә.
XX гасыр башында Өйдрәкбаш шактый киңәя, халык саны да арта. 1906 ел мәгълүматлары буенча, биредә 2120 кеше яшәгән. Социаль үзгәрешләр дә зур гына. 1870 елгы исәп алуда бер мәчет теркәлсә, 1906 елда алар өчәү була, мәдрәсә эшли. Авылда тимерлек, 5 бакалея лавкасы була, җомга көннәрендә базар үткәрелә. 1912 ел мәгълүматларыннан күренүенчә, авылда 2665 кеше исәпләнә, 1917 елда халык саны 2974 кеше тәшкил итә. Авылда шәхси милектә 895 эш аты теркәлгән, 507 хуҗалыкта 8734 дисәтинә җир исәпләнә, янә дә су һәм ат көчендә эшләүче ике тегермән булган. 1916 елда Әхмәтхан Абдуллин йортында башлангыч мәктәп ачыла. Беренче укытучы Гайса Терегуловны Каргалыдан соратып алалар.
Өйдрәкбаш мәктәбе музеенда авыл тарихына кагылышлы бай материал тупланган, анда 1917 ел инкыйлабы, шулай ук Гражданнар сугышы турында халыктан язып алынган истәлекләр һәм риваятьләр саклана. Язма документлардан күренүенчә, Октябрь инкыйлабына халыкта мөнәсәбәт төрлечә булган, кемнәрдер аны яклаган, матди яктан хәлле кешеләр каршы чыккан. Гражданнар сугышы барышында Өйдрәкбаш Кызыл гаскәрләр һәм Колчак армиясенең бәрелеше шаһиты була, чөнки фронт сызыгы нәкъ биредән үтә. 1918 елның көзендә аклар Өйдрәкбашта тукталып, күрше төбәк авыллары халкын да окоплар казуга җыеп китерә. Әйткәндәй, алар эзен бүген дә төсмерләргә мөмкин. Гражданнар сугышы яугире Гобәйдулла Вахитов истәлекләрендә болай дип сөйли: “Колчаклылар авылга бәреп кергәч, байлар куштаннары әйтүе буенча 8 комсомолецны һәм коммунистны сак астына алып, таш пулатка ябып куйдылар. Алар арасында мин дә бар идем. Уйлары – безне атып үтерү иде. Безнең бәхеткә, авылга кызыллар бәреп керде, менә шулай башлар исән калды”. Гражданнар сугышында катнашучылар истәлекләрендә данлыклы 25нче кавалерия дивизиясе командиры Чапаевның да Өйдрәкбашта булуы турында мәгълүмат бар. Имеш, Василий Иванович, бу төбәктәге Ялангачтау түбәсенә күтәрелеп, бинокльдән Былышлы якларын күзәткән. Әмма бу хәлне расларлык фактлар юк, шуңа да ул халык телендә йөргән кабатланмас матур сүз генә булып кала.
Совет чоры Өйдрәкбаш авылы язмышына тискәре йогынты ясавы белән истәлекле. Ил күләмендә урнашкан вәзгыятькә ярашлы, яңа власть башлангычы белән эре авыллар халкы чит төбәкләрдә яңа җирләр үзләштерүгә җәлеп ителә. Өйдрәкбаштагы аерым гаиләләр бөтен кавемнәре белән яңа урыннарга күчеп китеп, яңа авылларга нигез сала. Бу хәрәкәт үткән гасырның 20нче елларында бигрәк тә көчәеп китә. Ишбулатовлар кавеменең 40 ихата-йорттан торган төркеме, мәсәлән, Хәйдәр авылына нигез сала. Күллекул авылына Өйдрәкбаштан 70 гаилә күченүе теркәлгән. Бу төбәктәге Таллыкул, Бозаулык, Яланкул, Түгәрәк Тугай авыллары да Өйдрәкбаш кешеләре исәбенә барлыкка килә.
Өйдрәкбаш авылы бихисап күренекле шәхесләре белән дан тота. Алар арасында генерал Хаҗиәхмәт Ишбулатов башкорт дәүләтчелегенең нигез ташларын салуда катнашуы белән киң танылу алды. Рәсми чыганакларда Хаҗиәхмәтнең 1851 елның 16 мартында тууы күрсәтелә. Башкорт-мишәр гаскәрендә Русия чикләрен саклауда хезмәт куйган старшина улы буларак, ул язмышын патша армиясе белән бәйли. Ырынбурда Неплюев хәрби гимназиясен тәмамлагач, шул шәһәрдәге хәрби училищеда укып чыга. Хезмәтендә хәрби вазыйфаларда тиз үсеп, 27 яшендә штабс-капитан дәрәҗәсенә ирешә, рота командиры була. Егерме ел дәвамында Уфа һәм Ырынбур хәрби гарнизоннарында хезмәтеннән соң, тәүдә – Варшавага, аннары Брест-Литовск шәһәренә күчерелә. Кыскасы, данлы хәрби юл үтә Ишбулатовлар кавеме вәкиле. 1908 елда генерал-майор чинында отставкага җибәрелә, әмма соңрак барыбер үз теләге белән армия сафларына әйләнеп кайта. Корпус командующие вазыйфасына билгеләнү белән Хаҗиәхмәт Ишбулатовка генерал-лейтенант званиесе бирелә.
2018 елның октябрендә туган авылында Өйдрәкбашның данлыклы улына бюст куелды. Аның авторы – скульптор Рәфис Зәйнетдинов шулай ук Өйдрәкбаш авылында туып-үскән. Башкортстан тарихында якты эз калдырган күренекле якташның исемен мәңгеләштерү максатында Уфа шәһәренең Дим бистәсендәге яңа урамга Генерал Ишбулатов исеме бирелде.