

Кушнаренко районының Карача-Елга авылында "Капка төбендә" бәйрәме узды. Аны авылның старостасы Эльвира Фәрәхетдинова, мәдәният йорты җитәкчесе Резеда Мортазина оештырдылар.
- Безнең авылның тарихы зур, данлы кешеләребез байтак, - ди авыл хакимияте башлыгы Марс Тимерханов. - Бабаларыбыз - Наполеон явына да каршы торган батырлар. Гасырлар буена ил иминлеге өчен хезмәттә булган безнең халык. Бүген без дә аларның мирасын саклыйбыз, киләсе буыннарга Карача-Елга данын тапшыруга көч салабыз.
- Бездә халык бердәм, бер-беребезнең уңышларын, шатлыгын уртаклашып яшибез, - ди авыл старостасы Эльвира Фәрәхетдинова. - Яз килә, эшләр күбәя, авылны тагын да ямьле итик дисәк, бердәм булыйк, дип оештырдык бу бәйрәмне. Безгә күрсәткән игътибары өчен "Кызыл таң"га зур рәхмәт.
Гәзитебезнең социль төркемендә оештырылган пешекчеләр ярышында җиңү яулаган Эльвира Мәсгуть кызы махсус бүләккә лаек булды.
- Хат ташучы булып эшләп хаклы ялга чыктым, - ди Наилә апа Солтанова. - Кайчандыр "Кызыл таң" белән тулган сумканы авыл буйлап йөртә идек. Бер вакыт сумка бушап калды. Хәзер авылдашыбыз Руфина Рәхмәтуллина-Сәетова тырышлыгы белән яраткан гәзитебезне укыйбыз, республика, дөнья сулышы белән яшибез.
- "Кызыл таң"нан аерылганыбыз юк, - ди Кадрия Якупова. - Бүген бәйрәм оештыручы кызларга, аны бүлешергә башкаланың үзеннән кайтучы хәбәрчеләргә зур рәхмәт. Кемгә тия мондый бәхет!