+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
14 март 2022, 17:02

Битлекләрне кайчан салырбыз?

Иртәгәдән Мәскәүдә күп кенә чикләүләр юкка чыгачак. Ә без битлекләрне кайчан салырбыз?

Битлекләрне кайчан салырбыз?Битлекләрне кайчан салырбыз?
Битлекләрне кайчан салырбыз?

Мәскәү мэры Сергей Собянин 15 марттан Мәскәүдә битлекләрне мәҗбүри йөртү таләбе бетерелүе турында белдерде. Үзебезнең төбәк "Роспотребнадзор"ыннан без республикада бу җәһәттән үзгәрешләрнең кайчан булачагын сорадык?

- Республикада коронавирус белән чирләү кими, яңа очраклар артуы соңгы атнада 25 процентка кимегән. Шул ук вакытта COVID-19ны яңа йоктыручылар теркәлүе дәвам итә, соңгы тәүлек эчендә 1702 очрак ачыкланган, бу - шактый зур күрсәткеч, һәм эпидемиологик чараларны йомшарту турында сөйләргә әлегә иртә. Моңа кагылышлы чаралар буенча карарлар республика Башлыгы җитәкчелегендә оператив штабта кабул ителә, - дип белдерде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак.

Фото: 360tv.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас