+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
14 март 2022, 14:23

Донецк һәм Луганск республикаларына ярдәм итик!

Бөтен республика буенча 1730 активист Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаша.

Донецк һәм Луганск республикаларына ярдәм итик!Донецк һәм Луганск республикаларына ярдәм итик!
Донецк һәм Луганск республикаларына ярдәм итик!
Башкортстан Донбасс халкына гуманитар ярдәмнең икенче партиясен җибәрәчәк.

Бүген Башкортстан халкы Донбасста яшәүчеләр өчен 20 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыйган. Аны 18 мартта җибәрү планлаштырыла.

Республика халкы көн саен "Бердәм Русия" партиясе бүлекчәләре нигезендә ачылган гуманитар ярдәм җыю пунктларына беренче кирәк-ярак китерүне дәвам итә. Нигездә, озак сакланучы продуктларны - чәй, шикәр, макарон эшләнмәләре, он, печенье, ярма, бал, консерва, кофе, балалар азык-төлеге китерәләр. Шулай ук шәхси гигиена, сөлге, балалар һәм өлкәннәр киемнәре, урын-җир әйберләре, көнкүреш техникасы - электр чәйнекләре, савыт-саба алып киләләр.

Моннан тыш, балалар өчен бик күп әйберләр - дәфтәрләр, альбомнар, каләмнәр, буяулар, уенчыклар, китаплар, мәктәп кирәк-яраклары, подгузниклар. Волонтерлар көн саен җыелган беренче кирәк-яракларны тутыруда һәм сортировкалауда катнашалар.

"Кабул итү пунктына шәһәр халкы җиңел машиналарда килә, һәм волонтерлар аларга әйберләрне бушатырга ярдәм итә. Халык эчәр су, консервалар, кер юу порошоклары, теш пасталары алып килә. Җыелган азык-төлек товарлары, шәхси гигиена чаралары - барысы да безнең волонтерлар тарафыннан адресатларына җиткерелә, - дип билгеләп үтте "Безнең хәстәрлек" волонтерлар штабы вәкиле, Сибай шәһәрендәге партия бүлекчәсе җитәкчесе Лена Мөхәммәтова.

Республикадан Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләргә 75 тонна гуманитар ярдәм китерелгән дә иде. Туклану продуктлары һәм беренче кирәк-ярак әйберләре төбәкнең барлык шәһәр һәм районнарыннан җыелган.
Гуманитар ярдәм Штабта түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17.
Шулай ук "Бердәм Русия" партиясенең барлык 63 урындагы бүлекчәсенә китерергә мөмкин.

Эш режимы:
дүшәмбе-җомга: 09.00 - 21.00 сәгатьләрдә;
шимбә-якшәмбе: 09.00 - 18.00 сәгатьләрдә.
Иҗтимагый ярдәм штабының бердәм колл-үзәге телефоны: 8 (347) 218-19-19.
Шалтыратулар көн саен 8.00-20.00 сәгатьләрдә кабул ителә.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас