+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
20 март 2022, 06:53

Өч номинациядә җиңү яуладылар!

Дүртөйле хатын-кызлары “Хатын-кыз – милләт анасы” дип аталган Бөтенрусия бәйгесендә күркәм җиңүләр яулады.

Өч номинациядә җиңү яуладылар!Өч номинациядә җиңү яуладылар!
Өч номинациядә җиңү яуладылар!

Республика башкаласында әлеге мәртәбәле бәйге җиңүчеләрен бүләкләү чарасы оештырылды. Анда Дүртөйле районыннан өч ханым катнашты. “Хатын-кыз – әни” номинациясендә — Түбән Аташ авылыннан 10 бала тәрбияләүче Любовь Сәетова, “Хатын-кыз – лидер” номинациясендә — Дүртөйле шәһәренең халык шагыйре Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясенең социаль педагогы Зилә Басыйрова, “Ел үрнәге” номинациясендә Дүртөйле телевидениесе мөхәррире Гүзәл Харисова бүләкләнделәр.

Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас