+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
20 март 2022, 08:37

"Максатлар бердәмлегенең үзенчәлекле символы!"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Телеграм" сәхифәсендә пост урнаштырган. Биредә ул моннан 103 ел элек нәкъ шушы көнне БАССР төзелү турында килешү имзалануы һәм Радий Хәбировның туган көне әлеге датага туры килүе турында язган.

"Максатлар бердәмлегенең үзенчәлекле символы!""Максатлар бердәмлегенең үзенчәлекле символы!"
"Максатлар бердәмлегенең үзенчәлекле символы!"

"Бу көнне, 20 мартта, 103 ел элек Башкорт хөкүмәте һәм совет хакимияте арасында Башкорт автономиясе төзелү турында килешү имзаланган. Документ үзе матбугатта өч көннән соң гына басылып чыккан, шуңа күрә рәсми дата дип 23 мартны саныйлар.

Ул вакыт өчен мондый килешү төзелүе - уникаль күренеш. Әгәр киңрәк карасак, без хәзерге заман дәүләт төзелешенең нинди сыйфатлары формалашканын күрәбез. Бу сәяси бербөтен һәм монолит дәүләттә яшәүче кешеләргә илнең төрле почмакларында үз милли мәдәниятләрен һәм телләрен үстерергә мөмкинлек бирде. Республикабызның Русия дәүләт төзелеше процессына үз өлешен кертүен аңлау күңелле, анда дәүләт бердәмлеге һәм ныклыгы төрле регионнар мәнфәгатьләрен үтәү белән яраша башлады.

Мин ул елларның вакыйгаларына идарәче буларак карыйм һәм аңлыйм, гражданнар каршылыгының авыр шартларында һәм илдә хаос урыннарда тормышны җайга сала торган консолидацияләүче факторлар, хокукый база кирәк булган. Имзаланган килешү закон чыгару, башкарма һәм суд хакимияте органнарының, хокук саклау системасының эш рәвешен һәм тәртибен, табигый ресурслар белән эш итү нигезләрен, салымнар түләүне, мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларының, урындагы үзидарә органнарының эшчәнлеген көйләде. Шулай ук Үзәк совет һәм республика хөкүмәтләре арасында вәкаләтләр дә бүленгән. Мәсәлән, сәнәгать предприятиеләреннән һәм тимер юлларны эксплуатацияләүдән төп керем үзәккә барган, әмма алмашка совет хөкүмәте мәгърифәтчелек, мәдәни эшчәнлек оештырырга һәм финансларга тиеш булган.

Әлбәттә, совет идарә системасы идеаль булмаган, һәр субъектның икътисади үзенчәлеген исәпкә алып бетермәгән. Ләкин, шуңа да карамастан, нәкъ менә совет чорында Башкортстан үзенең сәнәгать, аграр, фәнни-мәгариф һәм мәдәни потенциалын үстерү өчен көчле импульс алды. XX гасыр уртасыннан ук ил өчен терәк булып, безнең төбәк бүгенге көнгә кадәр шул статусны саклый.

Республиканың икътисади һәм социаль үсешенең хәзерге моделе Башкортстанның яңа тарихында үткән юлының логик дәвамы булып тора. Бу модель үзенең кабатланмас социомәдәни тиңдәшлеге белән уңайлы төбәк булдыруга юнәлдерелгән. Безнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлегебезне, сәнәгать, фән үсешендәге уңышларыбызны әйдәп баручы федераль экспертлар билгеләп үтә, ә ил җитәкчелеге безнең инициативаларны хуплый.

Федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә зур эш тәҗрибәсе булган кеше әлеге катлаулы, әмма бер үк вакытта мөһим чорда республика белән җитәкчелек итә. Бүген Радий Фәрит улының да туган көне, бу - максатлар бердәмлегенең үзенчәлекле символы.

Ышанам, туган ягыбыз тарихына без бергә тагын күп кенә данлы битләр өстәрбез!", - дигән Андрей Назаров.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас