

Чит илдә калган туристларны туган якларына кайтару буенча җитди эш нәтиҗәсендә 19 марта Уфада яшәүче Байрашевлар гаиләсе дә Мисырдан кайтты. Моның турында алар социаль челтәрләрдә дә язган.
"Ниһаять, 1 айдан соң өебезгә кайттык! Ял итәргә 24 февральдә киткән идек. Соңгы вакытта булган хәлләргә бәйле, атап әйткәндә, авиалинияләрнең ябылуы нәтиҗәсендә, без бик озак Мисырда булдык. Әллә ничә тапкыр кайтырга билетлар алдык, әмма авиакомпанияләр очуны туктатты. Ә 10 марттан без карта белән дә куллана алмый башладык, чөнки аңа да "блок" куелды.
Социаль челтәрләр аша чит илдә калган гражданнарга республика Хөкүмәтенең ярдәм итүен белеп калдык. Шуның ярдәмендә без Русиягә кире кайта алдык! Кайткач та Башкортстан "команда"сының никадәр оператив эшләвенә гаҗәпләндек. Радий Фәрит улының безнең эшне үз контроленә алуын белгәч, шаккаттык. Бу хәлләр турында безгә кешегә сөйләмәскә кушылган иде, әмма шатлыгыбыз эчебезгә сыймый! Үзебез һәм 7 айлык улыбыз исеменнән һәркайсыгызга рәхмәтебезне җиткерәбез", - дип язган алар.
Фото: социаль челтәрдән.