

Башкортстан Президент грантларының икенче конкурсына бирелгән проектлар саны буенча топ-3 төбәккә керде.
Башкортстанның коммерция карамагында булмаган оешмалары 2022 елның икенче конкурсына 581 проект биргән. Нәтиҗәләр ясау һәм игълан итү июньдә көтелә.
Исегезгә төшерәбез, НКОдан җиңүчеләр саны буенча Президент грантларының беренче конкурсы йомгакларына ярашлы, Башкортстан Русия Федерациясе субъектлары арасында, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урынны алды.
Ул вакытта Башкортстаннан конкурста 74 оешма җиңүче булды, ә алар откан грантларның гомум суммасы 76,2 миллион сум тәшкил итте.