

“Аек авыл” конкурсы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, алкоголизмны профилактикалау буенча нәтиҗәле эш алып барылган авылларны ачыклауны һәм бүләкләүне күздә тота. Бу бәйгегә урындагы һәм дәүләт власте органнары да кушылды. “Аек авыл” исеменә дәгъва итүчеләр, мәсәлән, эчкечелеккә каршы көрәш буенча чаралар үткәрергә, төрле аңлату эшләре алып барырга тиеш. “Аек авыл” конкурсын Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы), Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары һәм республиканың башка ведомстволары оештырды. Бәйге чаралары Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты исәбенә тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, 2020 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча конкурсның приз фонды 10 тапкыр арттырылды.
Әлеге акциягә Илеш районының Исәнбай авылы да кушылды. Акция кысаларында биредә “Шәҗәрә” бәйрәме узды. Чарада Башкортстан Башлыгы киңәшчесе, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты әгъзасы Расих Хәмитов, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы әгъзасы, медицина фәннәре докторы Сәлия Морзабаева, Илеш муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәертдинов, мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдишин, район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Илшат Сибәгатуллин катнаштылар. Исәнбайда үткән чаралар бу төбәктәге милли бизәкләрнең яңа төсләр белән балкуын, яшәеш чишмәсенең саекмаячагын күрсәтеп тора. Исерткеч эчемлекләрнең турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерүен, гаиләләрне социаль тетрәнүләргә китерүен аңлыйлар биредә. Аек кешенең – сәламәт милләт нигезе булуын исәнбайлыларның ипле һәм үрнәкле тормышлары күрсәтеп тора.
Шәҗәрә – тәрбия үрнәге
Шәҗәрә бәйрәме Исәнбай авылы мәдәният йортында узды. Авыл халкын, килгән кунакларны мәдәният йорты алдыннан ук бәйрәм рухы, зәвык белән бизәлгән күргәзмәләр каршы алды.
– Кыргыз ыруы башкортлары бу төбәккә урта гасырларда килеп урнашкан, моны археологик табылдыклар дәлилли. Халык арасында таралган мәгълүматларга ярашлы, ыруның асабалык хокукына ия булуын Кандыр-би шәхесенә бәйлиләр. Ә инде безнең авылыбызның тарихы шушы якта җир алган Исәнбай Янурусов белән бәйле, – диде үз чыгышында Башкортстанның атказанган укытучысы Зөләйха Рәҗәпова.
Хезмәт даны орденнарының тулы кавалеры, барлык гомерен иген игүгә багышлаган Рәгыйб Бәдретдинов үзенең нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды. Рәгыйб ага бүген Исәнбай авылында яши. Тынгысыз, мәгънәле тормыш юлы үткән данлы игенче – туган авылында, районда гына түгел, республика тарихында да тирән эз калдырган шәхес. Дистәләрчә еллар берөзлексез туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә Рәгыйб Мәрвәретдин улы. Җир эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп, башкаларга үрнәк булып хезмәт итте ул.
Шулай ук спорт өлкәсендә югары казанышларга ирешкән, данлыклы спортчы Нурия Нуретдинованың истәлегенә багышлап һәм Рузил Мостафинның ат чабышларында алган кубокларыннан оештырылган күргәзмәләр бәйрәмне тагы да күркәмләндерде. Халыкара дәрәҗәле спорт мастеры Нурия Нуретдинова (Мөдәрисова) Исәнбай авылында дөньяга килгән, биредә мәктәп тәмамлаган. Ул – дүрт тапкыр СССР, унике тапкыр РСФСР һәм Русия, ике тапкыр Европа чемпионы, ике тапкыр РСФСР халыклары спартакиадасы җиңүчесе һәм шулай ук егерме тапкыр Европа, СССР, РСФСР, Русия кубокларына ия булды. 1999 елда “Башкортстанның атаклы спортчысы” булып танылды. Нурия туган авылын ихлас ярата иде.
Бу төбәк халкы элек-электән һөнәрле булган, борын-борыннан иген иккән, мал асраган, умарта тоткан, кул эшләре остасы булган, милли мирасны саклаган. Исәнбай авылының агачтан сыннар ясау остасы Ләбиб Нәбиев оныгы Оскар белән әлеге бәйрәмдә осталык дәресе күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.
Гомумән, Исәнбайда оештырылган чаралар – ил күләмендәге яисә Башкортстан дәрәҗәсендәге бәйрәмнәр булсынмы, “Шәҗәрә бәйрәме” һәм авыл өлкәннәрен зурлауга багышланган кичәләр, аш-су осталары конкурсы булсынмы – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын саклау, аларны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерү максатыннан чыгып, патриотик рухта оештырыла. Сәхнәләргә 50-60 ел тату яшәгән гаиләләр белән бергә үрнәкле яшь парлар чыга. “Аек авыл” конкурсы кысаларындагы чаралар да шундый ук эчтәлекле иде.
– Үсеп килүче буында кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт, тирә-юньдәгеләргә игелек, кадер-хөрмәт күрсәтү кебек матур сыйфатлар тәрбияләргә кирәк. Әгәр яшьләр тырышып эшләсә, өлкәннәрне хөрмәт итсә, олыгайгач аларның үзләренә дә шундый ук игътибар булачак бит. Кыскасы, барлык яшьләр өлкән кешеләргә игътибар юнәлтеп, хөрмәт белән карарга, аларны яратырга һәм мөмкин булганча ярдәм итәргә тиеш, – диде Исәнбай авылы хакимияте башлыгы Фәгыйтьҗан Зарипов. – Элек-электән шулай килгән, бездә өлкән яшьтәгеләрне хөрмәт иткәннәр, чөнки алар халыкка һәм җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргән, кыенлыктан чыгу юлын күрсәткән. Барлык эшләрдә дә, мәҗлесләрне уздырганда да аларны түр башына утыртып, күзләренә карап, аларның алтынга тиң сүзләрен тыңлап дөнья көткәннәр.
Сабантуй – милли рух тантанасы
– Гасырлардан-гасырларга килүче, безне милләт буларак саклап калган, дөньяга таныткан бәйрәмебез Сабантуен кем генә сагынып көтеп алмый икән?! Сабантуй көнне төнгә ялгап, тир түгеп, басу-кырларда, фермаларда эшләүче авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, данлау да, туганнар, дуслар, сыйныфташлар белән очрашу, яшь парларны кавыштыру урыны да, бәйгеләрдә иң җитез һәм көчлеләрне барлый торган бик күңелле, мавыктыргыч бәйрәм, – диде милли көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры, сабантуйларның 21 тапкыр абсолют чемпионы Фәгыйтьҗан Зарипов.
Исәнбайда үткәрелүче Сабантуйлар аеруча чагу бизәкләре, халыкчанлыгы белән аерылып тора һәм гөрләп уза. Хезмәт сөючән, кунакчыл исәнбайлылар, теләкәйлеләр, олыяланлылар Сабантуен күтәренке күңел белән, моңлы-дәртле җыр-биюләр, ярышлар, бил бирмәс батырларның оста чыгышлары белән игенче хезмәтенә чиксез хөрмәт күрсәтеп үткәрә.
– Беркемгә дә сер түгел, әле күптән түгел генә кайберәүләр өчен милли бәйрәмебез табигатькә чыгып, шашлык ашап, аракы эчеп кайту өчен бер сәбәпкә генә әйләнеп бара иде. Хәзер хәл яхшы якка үзгәрде. Бәйрәмнәребез хәмерсез үтә, чөнки Сабантуй – халкыбызның милли мәдәниятен, җыр-моң куәтен, бай тарихын меңнәрчә кешегә, аеруча яшьләргә җиткерү, аларны аеклыкка, матурлыкны күрергә өйрәтү мәйданы ул. Гомумән, яшь буынны мөмкин кадәр яхшылыкка өндәргә, файдалы мавыгуларын хупларга, сәламәт тормыш алып барырга өйрәтергә омтылабыз. Сәламәт тормыш, шулай ук – спорт, физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу ул. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: спорт залындагы күнекмәләр, спортны сөючеләр белән аралашу яшүсмернең шәхси сыйфатларын үстерүгә уңай йогынты ясый. Икенчедән, аларның шикле эшләргә вакытлары калмый, – ди Фәгыйтьҗан Газизҗан улы.
Кулларыннан гөл тама
“Хәзер мул тормышта яшибез. Җаның теләгән әйберне сатып алып була. Элекке кебек кул эшләре белән мавыгу да юк. Әби-апалар мирасы югалып бара”, дигәнне еш ишетергә туры килә. Ә менә Исәнбайда бу мирасны саклауга игътибар зур. Авыл бәйрәмнәрендә оештырылучы күргәзмәләр – милли традицияләргә яңа сулыш өрүнең ачык мисалы. Авылдашларның кул эшләреннән, иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк: чигелгән картиналар, диван-урындыкларга япмалар, вазадагы чәчәкләр җәй көне өй түрләрендә үсеп утырган гөлләрне хәтерләтә, кофта, свитер һәм оекбаш, бияләйләрдә бер бизәк тә кабатланмаган, һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып, искиткеч бәйләм үрнәкләре иҗат иткән. Барысы да үзенчә игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык.
Чыннан да, безнең әнкәй-әбиләребезгә кышкы озын кичләрдә кул эше башкару мавыктыргыч шөгыль булган. Бер яктан караганда, бу – вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан – якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү бит. Алай гына да түгел, кул эшләре сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Мәсәлән, белгечләр әйтүенчә, бәйләм бәйләү умыртка баганасына уңай йогынты ясый, депрессиядән чыгарга ярдәм итә. Чигү – баш авыртудан, колаклар шаулавыннан дәва. Тегү – кан басымын төшерә, арыганлыкны бетерә, стресстан булыша икән.
Күркәм авыл – ил күрке
– Әйтергә кирәк, – ди хакимият башлыгы, – социаль-көнкүрешне тагы да яхшырту өчен Илеш районы республикада игълан ителгән программаларда актив катнаша һәм матур нәтиҗәләргә ирешә. Мондый социаль программаларда катнашу – матди чыганаклардан турыдан-туры файдалану дигән сүз. Шундый чыганакларның берсе – “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ), ул халыкның актив катнашлыгында көнүзәк социаль проблемаларны оператив рәвештә ачыклау һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә. Ә авылда хәл итүне көткән мәсьәләләр җитәрлек. Юллар салу, мәктәпләрне, мәдәният йортларын ремонтлау, су үткәрү, урамнарны яктырту, гомумән, территорияләрне төзекләндерү һәм башкалар. Мәсәлән, без соңгы алты ел дәвамында, ППМИ һәм “Эшлекле гамәлләр” программаларында катнашып, Исәнбай авылы мәдәният йортына ремонт үткәрдек, Теләкәй һәм Олы Ялан авылларында суүткәргеч системаларын көйләдек, трактор сатып алдык, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл куйдык, моңа кадәр салынганын төзекләндердек, юлларны ремонтладык. Шулай ук спонсорлар ярдәме белән дә байтак төзекләндерү эшләре башкарыла. Атап әйткәндә, ике мәчет салдык, Теләкәйдә һәм Исәнбайда зиратларны яңа койма белән әйләндереп алдык, урамнарга заманча яктырткычлар урнаштырабыз.
– Халык тик утырмый бездә. Читкә дә китеп эшлиләр. Авыл ирләре тимер эшләнмәләр, техника һәм балта осталары буларак билгеле, ә хатын-кызларыбыз йорт-ихаталарны гөл итеп тота, үзегез күргәнчә, кул эшләрен дә ташламыйлар, аш-су әзерләүдә аларга тиңнәр юк. Теләсәң, авылда акча эшләп була. Әнә, кешеләрнең йортларын карагыз, каралтыларда мал-туар, өйләре ялт итеп тора. Күбесенең бәдрәфе, мунчасы өйдә. Шәһәрдән ким яшәмиләр.
Аеклык һәм максатчанлык
– Гомумән, халкыбызның борынгыдан килгән һөнәрләрен саклауны бик мөһим дип исәплим. Шушы максаттан чыгып, төрле чараларга җыелучыларны нәкъ менә авылдашларыбыз үз куллары белән ясаган техника, кул эшләре үрнәкләре белән таныштырырга омтылабыз. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау аеклык конкурслары, күләмле бәйгеләр белән генә чикләнергә тиеш түгел ул. Гомумән, “аеклык” төшенчәсен исерткеч кулланудан баш тарту дип кенә карау дөрес түгел, минемчә. Ул, беренче чиратта, актив тормыш позициясендә тору, үз алдыңа анык максат кую. Нәкъ менә шушы максат, заманча итеп әйткәндә, кызыксынучанлык-мотивациягә әверелә. Ихтыяр көчең, максатың булсын, заманга сылтанма, авырлыкларга бирешмә. Яшәештә ниндидер нәтиҗәгә ирешергә телисең икән, иренмәскә, үҗәт булырга һәм, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, – ди Фәгыйтьҗан Газизҗан улы.
Авылларыбыз күркәм, кешеләребез аек карашлы, тормышыбыз мәгънәле булсын өчен, әлбәттә, Фәгыйтьҗан Зарипов кебек инициативалы, иҗади фикерли торган һәм амбицияле җитәкче булу шарт. Чөнки авылның төзеклеге, матурлыгы эшне нәтиҗәле итеп оештыручы, халыкны анык максатка туплый белә торган җитәкчелектән тора. Туган якны яратучы, аны сакларга һәм үстерергә омтылучы фидакарь җанлы кешеләр булганда гына авыл яшәячәк.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.