+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
30 Марта 2022, 07:31

16 градуска кадәр җылытачак

Кайчан?

16 градуска кадәр җылытачак16 градуска кадәр җылытачак
16 градуска кадәр җылытачак

Уфада 3 апрельдә көндезге температура 16 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Төнлә бераз салкынрак, 9 градус җылы булачак. Мондый мәгълүматларны Gismeteo метеорологик ресурсы китерә.

Сервис мәгълүматлары буенча, җылыткан чакта яңгыр явачак һәм секундына 20 метрга кадәр көчле җил исәчәк. Хәер, яз килүгә сөенергә иртәрәк әле. Киләсе атнага термометр баганалары яңадан аска төшә: әгәр 4 апрельдә көндез һаваның максималь температурасы 13 градус күрсәтсә, 7сендә инде 5 градус кына җылы булачак.

Фото: avto.goodfon.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас