+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
31 март 2022, 08:31

Уфа хатын-кызларын хәрби комиссариатка чакыралар...

Бу ни бу?..

Уфа хатын-кызларын хәрби комиссариатка чакыралар...Уфа хатын-кызларын хәрби комиссариатка чакыралар...
Уфа хатын-кызларын хәрби комиссариатка чакыралар...

"Башинформ" агентлыгы хәбәрчесенең мобиль телефонына таныш булмаган номердан шалтырату килгән. Трубкада кырыс ир тавышы яңгыраган.

"Минем исемем Вадим, мин - Хәрби комиссариат вәкиле, - дигән ул. - Сезгә 1 апрельгә кадәр кыскартылган инструктаж узу һәм алга таба бүлү өчен чакырылыш пунктына килергә кирәк. Фашизмны бергә җиңәрбез!"

Агентлык корреспонденты, хәрби түгел, рәсми комментарий алу өчен республика Хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә була.

"Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының автоинформатор кебек техник чаралары юк. Көн тәртибе шәхсән кулына яки почта корреспонденциясе, ягъни кәгазь чыганакта тапшырыла", - дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Фото: drive2.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас