+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
1 апрель 2022, 05:39

Президент грантын юллауда зур активлык күрсәттек

Бу җәһәттән Башкортстан илдә өченче урынны били.

Президент грантын юллауда зур активлык күрсәттекПрезидент грантын юллауда зур активлык күрсәттек
Президент грантын юллауда зур активлык күрсәттек

Биш ел эчендә Президент грантлары фонды игълан иткән 13 конкурска 120 меңнән артык проект тапшырылган иде, шуларның арасында
Башкортстаннан - 4718 гариза юлланган, бу - Русиядә Санкт-Петербургтан (5310 гариза) һәм Волгоград өлкәсеннән (4841 гариза) кала, активлык буенча өченче урын.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елда Русия Президенты бердәм грант операторы - Президент грантлары фонды булдыру турындагы указга кул куйды, аның буенча ел саен 8 миллиард сум бүленә.

2017-21 елларда бәйгеләрдә коммерциягә карамаган оешмалар Башкортстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән катнашты. Иң күп җиңүчеләр Уфа, Стәрлетамак, Сибай, Гафури, Стәрлетамак, Яңавыл районнарыннан.

29 март көнне Владимир Путин Русия Президенты грантлары фонды генеральный директоры Илья Чукалин белән Кремльдә коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәменең бердәм операторының юбилее алдыннан очрашты. Илья Чукалин билгеләп үткәнчә, бу вакыт эчендә Президент грантлары социаль әһәмиятле 22 мең проектны тормышка ашыруга 45 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас