“Башкортстанның 14 шәһәре Русия Төзелеш министрлыгы рейтингына керде. Бу — иң уңайлы шәһәр мохите булган шәһәрләр исемлеге, аны ведомство ел саен бастырып чыгара. Уфа бу рейтингта миллионлы шәһәрләр арасында алтынчы булды. 2020 ел белән чагыштырганда, безнең башкала бер баскычка өскә күтәрелгән, ә республика шәһәрләре рейтингта ике тапкыр күбрәк. Уфадан тыш, Туймазы, Дүртөйле, Агыйдел, Баймак, Стәрлетамак, Бәләбәй, Ишембай, Яңавыл, Сибай, Октябрьский, Бөре, Мәләвез һәм Салават шәһәрләре кергән.
Без торак пунктларда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен күп эшләр башкарабыз. Узган елда гына да республиканың 63 муниципалитетында 146 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде.
Хәзер яңа төзелеш сезонының башлануын көтәбез. Беренче эш итеп, кар эреп бетү белән, иң мөһимен хәл итәчәкбез — юллардагы чокырларны салабыз. Аннан соң тагын да зуррак бурычларга керешәчәкбез. Аерым алганда, Бәләбей, Туймазы, Күмертау, Бөре, Межгорье һәм Стәрлетамакта проектлар өстендә эшләргә, алар узган елда төзекләндерү буенча Бөтенрусия конкурсында җиңеп, федераль финанслау алды.
Агымдагы елда бөтен Башкортстан буенча 122 җәмәгать территориясен төзекләндерергә планлаштырабыз. Бу эш безнең халык өчен бик мөһим, без аны, барлык кыенлыкларга да карамастан, дәвам итәргә ниятлибез”, — дип яза Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.
Фото: республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.