

1 апрельдән "Яшел яз" гомумрусия экология марафоны старт алды. Ул үз эченә республикада үтәчәк Чисталык көннәре, “Яшел Башкортстан”, “Хәтер бакчасы” һәм “Хәтер көне” акцияләрен үз эченә ала. Беренче мәртәбә «Шина» экология акциясе үткәреләчәк.
Шунысын билгеләргә кирәк, әлеге акцияләрне уздыру шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрүгә уңай йогынты ясый.
Республикада, гадәттәгечә, “Яшел Башкортстан” акциясе елга ике тапкыр уза, республиканың барлык муниципаль берәмлекләре агач һәм куаклар утыртуда катнаша. Агымдагы елда акцияне 23 апрельдән башларга, 10 майда тәмамларга тәкъдим ителә. Ә бердәм көн 23 апрельдә сайланган.
Акция нәрсә ул? Бу:
республикада 38 тематик аллея булдыру;
бөтен республика өчен бердәм көндә агач утырту;
биеклеге 2,5 метрдан да ким булмаган зур үлчәмле үсентеләр куллану;
яшел утыртмаларны оцифровкалау;
тамырланмаган үсентеләрне алмаштыру;
халык һәм волонтерлар акциясендә катнашу.
Фото: pravitelstvorb.ru