

Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясенең проект менеджерлары юл буе сервисы объектын төзүнең инвестиция проектын озата бару өчен кабул ителде. Инвестор - «Уфакран» компаниясе М-5 «Урал» трассасы буйлап яңа юл буе комплексын урнаштырырга планлаштыра.
Инвестор белдергәнчә, проектны гамәлгә ашыру берничә этапта узачак. Хәзерге вакытта инициатор гомум инвестицияләр күләме буенча мәгълүматны актуальләштерә. Кирәкле инфраструктураны төзекләндерү планлаштырылган беренче этапта кертемнәр суммасы якынча 50 миллион сум тәшкил итәчәк.
- Юл буе сервисының яңа объектларын төзү республиканың социаль-икътисади үсешендә мөһим роль уйный. Моннан тыш, республикада юл буе сервисын үстерү өчен илнең башка төбәкләрендә аналоглары булмаган дәүләт ярдәме чаралары гамәлдә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Үсеш корпорациясе ягыннан инвесторга кирәкле консультация һәм методологик ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай итеп, без инвестиция проектын уңайлы гамәлгә ашыру өчен барлык шартларны да тудырырга тырышачакбыз.