+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
7 апрель 2022, 09:50

Икәү мунчага киткән булганнар

Ирләргә 40 һәм 42 яшь булган.

Икәү мунчага киткән булганнарИкәү мунчага киткән булганнар
Икәү мунчага киткән булганнар

Кичә Алкино шифаханәсе авылында Кояшлы урамындагы шәхси йорт мунчасында ике ир-егет гәүдәсен тапканнар, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төбәк идарәсендә.

Ир-атларның мунчада вафат булуы турындагы хәбәр кич кергән. Урынга килгән табиблар зыян күрүчеләрнең үлемен раслады. Һәлак булучыларга 40 һәм 42 яшь булган.

Хәзер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы булган хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый. Урында полиция хезмәткәрләре һәм Тикшерү комитеты тикшерүчеләре эшли.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мунчада да хәвефсезлек кагыйләрен истә тотарга чакыра.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас