+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
7 апрель 2022, 11:24

Машинасы артыннан җәяүләп йөгергән...

Шулай да була икән...

Машинасы артыннан җәяүләп йөгергән...Машинасы артыннан җәяүләп йөгергән...
Машинасы артыннан җәяүләп йөгергән...

Шушы көннәрдә бер ир ир-ат Күмертауда таксига шалтыратып, Уфага заказ биргән. "Лада Гранта" руле артындагы такси шоферы клиентын алган да, кибеткә керер өчен Бабаевский урамындагы "Кумертау" сәүдә үзәге янында туктаган. Бу вакытта аның автомобилен пассажир алып киткән. Регистратор тарафыннан төшерелгән кадрларда таксистның үз машинасын куып тотарга тырышуы да күренә, ләкин файдасыз.

Әлеге хәлнең шаһитларының берсе ярдәмгә килгән, һәм алар каракны эзәрлекли башлаган. Бу вакытта зыян күрүче телефоннан булган хәл турында полициягә белдергән. Тиздән ЮХХДИ хезмәткәрләре Күмертау шәһәреннән чыкканда автомобильне тоткарлый. 66 яшьлек уфалыга исереклек халәтенә медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен административ протокол төзелгән.

Фото: kugvesti.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас