Уфада 45 яшьлек хатын-кыз 13нче баласын тудырган.
Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә 45 яшьлек Балтач районында яшәүче 13нче баласын тапкан.
Бала сәламәт туган, авырлыгы өч килограммнан артыграк. Малайга Байрас исеме кушканнар.
Билгеләп үтелгәнчә, барлык балаларны да хатын үзе, табигый юл белән тапкан. Ул арада үзе ике тапкыр картәни дә булган. Бәхетле әни выпискага әзерләнә.
"Бик зур теләк булса - барысы да мөмкин. Аллаһы баланы да, аңа ризык та бирер. Балалар ир белән хатын арасын якынайта гына - мәхәббәт балалар саны белән арта. Шулай яшибез», - ди ул.
Фото: detkisovet.ru