

Башкортстан белән идарә итү үзәге, һәрвакыттагыча, халыкның сораулары һәм мөрәҗәгатьләре үзәгендә. Безнең белән бер командада барлык министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлардан коллегалар – һәм без бергә күп нәрсә эшли алабыз.
Әйтик, "Инцидент-менеджмент" системасына килгән һәр сорау артында үз тарихы һәм проблемасы булган конкрет кеше тора. Һәм бу - иң мөһиме. Бүген Башкортстан белән идарә итү үзәгенең БСТ телеканалындагы «Сәлам» программасынының туры эфирга чыгуы күпсанлы инцидентлар интернет челтәрендә ничек югалмавы һәм моның сагында кемнәр тоуы хакында.
Исегезгә төшерәбез, Республика белән идарә итү үзәгенә 18 мәгълүмати система кертелгән, министрлыклар белән бергә без Телеграмм өчен 5 чат-бот эшләдек. Анда иң кискен мәсьәләләрне җыйдык. Алар эшкуарлык өлкәсендәге иң популяр сорауларга, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче гаиләләргә пособиеләр түләүгә, коронавирус, чүп чыгару кебек мәсьәләләргә багышланган.
Мәгълүмат системалары узган тәүлектә юллар темасына - 207, төзекләндерү буенча 138 һәм торак-комуналь хуҗалык буенча 57 мөрәҗәгатьне эшкәрткән.
Аңа җавап мәсьәләнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына бәйле. "Фаст-трек" категориясеннән булган хәбәр оператив рәвештә эшкәртелә, мөрәҗәгать итүче социаль челтәрләрдә ике сәгать дәвамында беренчел җавапны ала. Катлаулы сорауга без башлангыч җавапны әзерлибез. Әлегә проблема хәл ителгәнчегә кадәр мөрәҗәгать " Инцидент-менеджмент" системасында контрольдә торачак. Калганы - сюжетта!