+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
8 апрель 2022, 05:43

"Хәтер шәме" акциясе берләштерә

Чарада 300дән күбрәк кеше катнашты.

"Хәтер шәме" акциясе берләштерә"Хәтер шәме" акциясе берләштерә
"Хәтер шәме" акциясе берләштерә

Уфада "Хәтер шәме" патриотик акциясе узды.

Чара Русия армиясенә ярдәм йөзеннән Җиңү паркында узды.

"Без армиябезне һәм Украинада махсус операциядә геройларча һәлак булган якташларыбызны данларга тиеш", - диде Совет районы "Яшь Гвардия"сенең урындагы бүлек җитәкчесе Александр Теляков.

Чарада 300дән артык активист катнашты. Алар хәрби хезмәткәр силуэты формасында 3000 шәм урнаштырган.

"Акцияне җил яки яңгыр өзә ала иде, әмма нәтиҗәдә һава торышы безнең яклы булды. Мондый акцияне уздыру тәҗрибәсе булу да мөһим. Без аны ел саен оештырабыз. Акбур белән язу, тезеп кую, шәм яндыруга күп вакыт кирәк булды. Нәтиҗәдә, барысы да без теләгәнчә килеп чыкты", - дип уртаклашты МГЕРның Төбәк штабы әгъзасы Резеда Үлмәсбаева.

“Безнең кайгыртучанлык” волонтерлык үзәге координаторы Раил Әдиятуллин мондый акцияләр кешеләрне берләштерүен билгеләде.

Чарада шулай ук иҗтимагый оешмалар әгъзалары, ветераннар һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас