

Бер үк культураны бер урында берничә ел рәттән үстергәндә туфрак ярлылана, анда авырулар кузгатучылар туплана, һәм гадәт буенча корткычлар үзләренең яраткан яшелчәләренә "җыела". Яңа сезонда үсемлекне башка түтәлләрдә утыртсаң, хәлне төзәтергә мөмкин. Әмма барысы да беренче карашка тоелганча ук җиңел түгел.
Әгәр ел саен бер үк урында төрле культуралар утыртсаң, туфрак савыктырылачак, ә аның туклыклы матдәләре - рациональрәк таралачак. Бөтен хикмәт шунда ки, бер үсемлек - туфракның өске катламыннан, ә икенчеләре түбән катламыннан файдалы элементлар куллана. Моннан тыш, бу матдәләр төрле күләмдә тарала.
Бер үк төркемгә кергән үсемлекләр исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.
Астра төркеме - артишок, астра, георгин, календула, космея, маргаритка, солы тамыры, тузганак, пижма, көнбагыш, салат, цикорий салаты , скорцонер, меңъяфрак, хризантема, цинния, череда, эстрагон, эхинацея.
Кузаклылар төркеме - вика, борчак, люпин, соя, фасоль, ясмык.
Кәбестә төркеме - брюква, дайкон, кәбестә (ак башлы, брюссель, кытай, кольраби, кызыл күчәнле, пекин кәбестәсе, савой, төсле кәбестә), катран, кресс-салат, левкой, яфраклы горчица, редис, кара торма, шалкан, керән.
Шалкан төркеме - карбыз, кыяр, кавын, ташкабак, крукнек, лагенария, люффа, мелотрия, момордик, патиссон, переступень, диатлант, циклантер, чайот, эхиноцистис.
Суганчалар төркеме - бегония, суган, лалә чәчәге, сарымсак.
Фото: ogorod.ru