

Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясендә инвесторларга чираттагы ирекле инвестицион мәйданчык тәкъдим иттеләр. 32,7 гектар мәйданлы җир кишәрлеге Шаран районында урнашкан һәм территориясендә туристлык объектлары урнаштыру өчен билгеләнгән.
- Хәзер эчке туризмны үстерү аеруча актуаль, шуңа күрә инвесторларга бу өлкәгә игътибар итәргә кирәк. Тәкъдим ителгән инвестицион мәйданчык глэмпинглар, пляж зонасы җиһазларын һәм актив ял итү өчен башка объектларны урнаштыру өчен бик яхшы, ә Шаран сусаклагычы янында урнашуы туристлар агымын җәлеп итүдә мөһим роль уйный, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. – Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: килеп туган икътисади шартларда республика Хөкүмәте тарафыннан туристик секторга максималь ярдәм итүгә юнәлтелгән ярдәм чаралары эшләнә. Үсеш корпорациясе, шулай ук, безнең төбәк Башкортстан халкы һәм кунаклары өчен тагын да уңайлырак булсын өчен мондый проектлар инициаторларына һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: муниципалитет хакимияте тарафыннан шулай ук бау паркы һәм канат юлын оештыру мөмкинлеге турындагы мәсьәлә эшләнә, бу исә әлеге җирлеккә шактый санда туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Шуны искәртик: Үсеш корпорациясе инвесторга Башкортстан Республикасында бизнесны иң уңайлы алып баруны тәэмин итү өчен төрле хезмәтләр җыелмасын тәкъдим итә. Ирекле инвестицион мәйданчыклар белән Үсеш корпорациясе сайтындагы "Мәйданчыкларны сайлау" бүлегендә танышырга мөмкин.