+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 апрель 2022, 13:45

Республика яшәү өчен иң уңай төбәк булырга тиеш!

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров республикада әлеге юнәлеш башлангычлары турында сөйләде.

Республика яшәү өчен иң уңай төбәк булырга тиеш!
Республика яшәү өчен иң уңай төбәк булырга тиеш!

Республикада икътисади хәл актив конструктив динамика белән характерлана. Башкортстан төп макроикътисади күрсәткечләр буенча тотрыклы рәвештә Русиянең алдынгы төбәкләре рәтенә керә.

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсе республиканың иң мөһим приоритетларының берсе булып тора һәм, пандемиягә карамастан, ул экология мәсьәләләрендә куелган максатларга ирешүгә юнәлтелгән.

Атмосферага йөкләнешне киметү республикада төп юнәлешләрнең берсе булып кала. Эре сәнәгать шәһәрләрендә һава торышын мониторинглауны яхшырту өчен атмосфераны пычратуны контрольдә тотуның автоматлаштырылган станцияләре (АСКЗА) урнаштырылган, бүгенге көнгә алар 10, шуларның 2се - Стәрлетамакта, 3есе - Уфада, Учалы һәм Сибай шәһәрләрендә берәр эшли. 2020 елда Социаль максатлы программалар фонды хисабына Салаватта тагын 2 станция, шулай ук Учалы районының Мансур авылы янында 1 станция төзелде.

Республиканың Экология министрлыгы дәүләт лабораториясе базасында Башкортстан территориясендә атмосфера һавасының пычрануын мониторинглауның бердәм мәгълүмат системасы төзелә.

Шулай ук республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә дә нәтиҗәле эш алып барыла. Республика территориясендә 2019 елдан калдыклар белән эш итү өлкәсендә комплекслы система формалаша, рөхсәт ителмәгән чүплекләр бетерелә. 2019 елдан 2021 елга кадәрге чорда гомум мәйданы 983 гектар булган 1563 чүплек бетерелде.

- Республикада әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Инвестицияләр җәлеп ителә, яңа технологияләр кертелә, инфраструктура үсеш ала, ул күмүгә җибәрелә торган калдыклар санын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, һава сыйфаты белән идарә итүнең бердәм системасы булдырыла, шуның аркасында предприятиеләрнең зарарлы калдыкларын читкә чыгарылуын контрольдә тоту көчәя - димәк, гражданнарыбызның тормыш сыйфаты яхшырачак, - дип билгеләде министр Урал Искәндәров. - Без яшәү өчен иң уңайлы төбәк булдыруны максат итеп куябыз.

Фото: infourok.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: