+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 апрель 2022, 12:25

Торак төзелеше 20 процентка арткан

Әлеге күрсәткеч буенча без илдә җиденче урынны билибез.

Торак төзелеше 20 процентка арткан
Торак төзелеше 20 процентка арткан

Башкортостанда "Торак һәм шәһәр мохите" төбәк проекты кысаларында бу елның беренче кварталында, "Росстат" мәгълүматлары буенча, 833,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул ук чорына карата 120 процент тәшкил иткән.

Республика торак йортлар төзү тармагында үз позицияләрен саклап калуын дәвам итә, Идел буе федераль округы лидерлары өчлегендә икенче урында һәм Русия субъектлары арасында җиденче урында тора.

- Безнең республика узган елгы позицияләрен киметми генә түгел, торак йортларны гамәлгә кертү күләмнәрен даими рәвештә арттыра. Шул ук вакытта инфраструктура да үсә: инженерлык челтәрләрен, социаль объектларны төзү эше дәвам итә. Безнең гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыруда барысы да эшләнә, - ди төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.

Торак төзелеше структурасында шәхси торак төзелеше өлешенә гомум күләмнең 54,2 проценты, ягъни 451,5 мең квадрат метр туры килә. Юридик берәмлекләр тарафыннан 45,8 проценты төзелгән, бу 382 мең квадрат метр тәшкил итә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: