+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
17 апрель 2022, 21:21

"Бердәм булыйк!"

"Ата-бабаларыбыз моны безгә васыять итеп калдырган".

"Бердәм булыйк!"
"Бердәм булыйк!"

Республика Башлыгы бүген социаль челтәрләрдә бердәмлек турында видео язып калдырган.
"Безнең ата-бабаларыбыз бик дөрес яшәгән. Алар бердәм булган. Бергә илне саклаганнар, бергә дәүләтне төзегәннәр. Бүген Православие динендә булучылар өчен изге көн - Кызыл тал көне. Киләсе ялларда алар Пасха бәйрәмен билгеләячәкләр. Бу көннәр без - мөселманнар өчен дә изге, чөнки Рамазан ае дәвам итә. Православие динендә булганнарны без, мөселманнар, чын күңелдән котлыйбыз. Ә 2 майда бездә Ураза бәйрәме булачак. Аны да шулай ук бергәләп билгеләрбез.
Мин әле мөселман кешесе шушы айда үтәргә тиеш булган барлык эшләрне башкара алмыйм. Шулай да ике юнәлеш буенча үз өстемдә эшлим. Беренчесе - бу изге айда бары якты уйлар белән генә яшәргә. Анысы барып чыга. Икенчесе - начар сүзләр кулланмаска. Анысы - әлегә аксый. Әмма мин үз өстемдә бик нык эшлим.
Әйтәсе килгән сүзем шул - нинди дингә ышансак та, без бердәм булырга тиеш. Моны безгә ата-бабаларыбыз да васыять итеп калдырган", - ди ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: