Прапорщик Владимир Максимов өчен армиядә хезмәт итү балачак хыялы була. Бүген Миңнегали Шәйморатова исемендәге "Росгвардия"нең махсус тәгаенләнештәге Уфа отрядының хәрби хезмәткәре - «Горурланыр өчен сәбәп» рубрикасы Герое.
2011 елда Владимир Максимов Төньяк Кавказда хезмәт итә. Кизү торган чакта ул боевикларны күреп ала. Атыш башлана. Яраланып, иптәшләрен уттан яшереп, сугышны дәвам итә.
Генерал-майор Шәйморатов ордены кавалеры Владимир Максимов үз гамәлен батырлык дип санамый. "Армиядә хезмәт итәргә теләдем, балаларым һәм оныкларымның минем белән горурлануларын телим, мин Ватанны сакладым», - ди.
Исегезгә төшерәбез, "Горурланыр өчен сәбәп" – Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге һәм Башкортстан юлдаш телевидениесенең уртак проекты. Республиканың һәр кешесе үзенең хезмәт батырлыклары һәм игелекле гамәлләре турында сөйли ала. Моның өчен Поводгордиться.рф сайтында махсус форма тутырырга кирәк.
Фото: rusovok.ru