+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
17 апрель 2022, 16:19

Православие динендә булучылар өчен изге көн

"Уйларыгыз чиста булсын".

Православие динендә булучылар өчен изге көн
Православие динендә булучылар өчен изге көн

"Бүген, Бөек постның алтынчы якшәмбесендә, православие христианнарын Кызыл тал якшәмбесе белән котлыйсым килә.
Бу көнне дин тотучыларга чиркәүгә бару, Изге литургиядә катнашу мөһим. Шул ук вакытта бәйрәмнең төп символын тал бөресен храмда изгеләндерергә мөмкин.

Бүген вакытны күбрәк гаилә белән тынычлыкта үткәрегез. Чиста уйларда булыгыз.

Дүшәмбедән Бөек постның соңгы атнасы (Страстная неделя) башлана, аны Пасха төгәлләячәк. Өйләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим!" - дигән бүген социаль челтәрләрдә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: