-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
17 апрель 2022, 16:46

Шундый кешеләр белән авыл күркәм

Рәлиф Гәрәев тудырган матурлык күпләрне сокландыра.

Шундый кешеләр белән авыл күркәм
Шундый кешеләр белән авыл күркәм

"Бу фоторәсемдә сез күренгән әйберләрнең һәркайсына аның кулы тигән, җан җылысы бирелгән. #ЖЗЛ_Башкортостан даими рубрикасының бүгенге герое Рәлиф Гәрәев Дүртөйле районының Тәкәрлек авылында яши.

Оста эретеп ябыштыручы булып 30 ел эшләгән. Менә дигән балта остасы, алтын куллы ул. Йорт сала, авылны төзекләндерүдә булыша. Узган ел ике атна эчендә Рәлиф Мөгаллим улы авылдашлары белән мәчет янында яңа кое ясап, беседка куйды. Авылның беренче коесы чын истәлекле урынга, төп урам бизәгенә әверелде.

Быел Тәкәрлек авыл Советы Урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә конкурстан үтте. Рәлиф Мөгаллим улы ярдәм итәргә теләк белдерде.

Кулыгызны кысам, Рәлиф Мөгаллим улы!" - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: