+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
18 апрель 2022, 14:38

Безнең йөрәк ялкыны сүнәрлек түгел!

Русия рок-йолдызлары Уфада «ZаРоссию» патриотик концертында чыгыш ясаячак.

Безнең йөрәк ялкыны сүнәрлек түгел!
Безнең йөрәк ялкыны сүнәрлек түгел!

22 апрельдә Уфа «Русия» музыкаль-патриотик марафонында катнашачак – эстафетаны шәһәргә Бийск тапшырачак. Уфалылар өчен бөтен илдә танылган рок-йолдызлар һәм үзебезнең яраткан артистлар чыгыш ясаячак. Марафон алты федераль округта – Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел буе, Урал һәм Себер округларында 30дан артык кече һәм урта шәһәрләрне үз эченә ала.

Марафон көнендә Уфа халкы һәм кунаклары «Торатау» Конгресс-холлы янындагы мәйданда очрашачак, анда зур концерт узачак (Зәки Вәлиди ур., 2 йорт). Программа бик бай. «Ва-БанкЪ» һәм аның лидеры, Русиянең атказанган артисты Александр Ф. Скляр, шулай ук Сергей Галанин җитәкчелегендәге «СерьГа» хедлайнерлар булачак. Шулай ук Карина Низамова һәм Prado төркеме чыгыш ясаячак. Neo Vision тамашасы белән Zainetdin этник-коллективы сөендерәчәк. Концертка керү ирекле.

Кич буе 17:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр мәйданда шәһәрнең хәйрия оешмалары турында мәгълүмат стенды эшләячәк, анда теләге булган һәркем аларның эшчәнлегенә кушыла һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алачак.

«Безнең йөрәк уты» дип аталган Гомумрусия эстафетасы концертның чагу вакыйгасы булачак. Марафонның рок-маршрутындагы киләсе шәһәрләр - Новокузнецк һәм Магнитогорск. Проектның тулы программасы - марафон-за-Россия.рф сайтында.

Шул ук көнне, 22 апрельдә, Уфа яшьләре Русия «Белем» мәгърифәтчелек җәмгыяте экспертларының лекцияләрендә катнаша ала.
Алар алдында тәҗрибәле икътисадчылар, социологлар, тарихчылар, мәдәниятчеләр һәм психологлар чыгыш ясаячак. Алар Русиянең бай тарихы һәм уникаль традицияләре, фәндәге актуаль трендлар һәм технологияләр, яңа бизнес-проектлар өчен кирәкле урыннар һәм финанс грамоталылыгы нигезләре турында сөйләячәк. Моннан тыш, тыңлаучылар Русиядә волонтерлык һәм хәйрия эшчәнлеге турында да белә алачак.
Чарада катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: