+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
21 апрель 2022, 13:22

"Без халыкка хезмәт итәбез"

Баймакта урындагы үзидарә көненә багышланган тантаналы җыелыш узды.

"Без халыкка хезмәт итәбез"
"Без халыкка хезмәт итәбез"

Анда район һәм авыл советлары депутатлары, авыллардан делегацияләр, урындагы үзидарә хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.

Район башлыгы Фәнис Әминев һәм район Советы рәисе Илдар Бәхтияров үз чыгышында район хакимиятенең, авыл биләмәләренең барлык хезмәткәрләренә, дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннарына урындагы үзидарәне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

– Без турыдан-туры кешеләр белән эшлибез, төрле мәсьәләләрне хәл итүдә безнең халык белән диалогка ярдәм итәргә тырышабыз. Һәм аларның ярдәме, аларның ышанычы – безнең уртак хезмәтебезнең иң мөһим күрсәткече, ул Баймак районы халкы мәнфәгатьләренә хезмәт итә, – дип мөрәҗәгать итте чыгыш ясаучылар коллегаларына.

Алар залда җыелучыларга эшләрендә уңышлар теләдел, урындагы үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеге — әлеге вәгъдәләрнең тайпылышсыз үтәлүендә, дип билгеләп үтте.

Иң яхшы хезмәткәрләр бу көнне котлаулар һәм лаеклы бүләкләр алды.

Тантаналы чараны халык иҗаты үзәге артистлары әзерләгән бәйрәм концерты тәмамлады.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: