-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
25 апрель 2022, 21:20

Республика май бәйрәмнәренә әзерләнә

Башкортстанда яшәүчеләрне бик күп чара көтә.

Республика май бәйрәмнәренә әзерләнә
Республика май бәйрәмнәренә әзерләнә

1 майда Уфада шәһәр фонтаннарын тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрәчәкләр. 9 майда башкала проспекты буенча Җиңү парады һәм "Үлемсез полк" узачак. Бәйрәм чаралары графигы турында тулырак мәгълүматны республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов төбәк Хөкүмәтендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

- 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәмен без традиция буенча профсоюзлар белән билгеләп үтәбез. Бәйрәмнең төп мәйданчыгы Профсоюзлар йорты каршында булачак, - дип хәбәр итте Азат Бадранов. - Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында халык күңел ачулары узачак. Төш вакытында Уфада традицион рәвештә "Фонтаннар фестивале" старт ала, алар янында инструменталь коллективлар классик музыка башкарачак.

Беренче вице-премьер билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә республика берничә зур чара әзерләгән.

Май башында 14 яшьтән 35 яшькә кадәр вокаль коллективлар һәм башкаручылар арасында “Бөек Җиңү хакына!” патриотик җырлар башкаручыларның Республика конкурсы тәмамлана.

8 майда Русия Геройлары һәм яшьләр активистлары катнашлыгында “Геройлар аллеясы”, “Җиңү урманы”нда юкә үсентеләре утыртылачак. Үзәк мәйданчык Чишмә районында төзелә торган «Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы булачак.

9 майда тантаналы чаралар, гадәттәгечә, Җиңү паркында чәчәкләр салу тантанасыннан башлана.

Җиңү парадында барлыгы 1 588 кеше, 21 парад расчеты һәм 165 музыканттан тынлы оркестр катнашачак.

Парадның чагу мизгелләре булып кече авиация вертолётларын һәм самолетларын күрсәтү торачак.

9 май кичендә Уфа халкы һәм кунаклары өчен Шәһәр советы каршындагы мәйданчыкта бәйрәм концерты үтәчәк, аның азагында 23 сәгатьтә Җиңү салюты булачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: