

2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдәге вакыты чыккан машина йөртү таныклыкларын өч елга озайтачаклар. Мәгълүматлар машина йөртүченең катнашлыгыннан башка автомат рәвештә яңартылачак. ЮХХДИ хезмәткәрләре иске сроклар белән "права"ларны кабул итәчәк һәм кирәк икән, аларны база буенча тикшерәчәк. Русиядә автомат рәвештә 5 миллион водитель таныклыгын озайтачаклар.
Водитель таныклыкларының гамәлдә булу вакытын озайтуның инициаторы булып Русия Эчке эшләр министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы чыгыш ясады. Башлангыч Русия Хөкүмәте вәкаләтләре кысаларында гамәлгә ашырыла, гражданнар һәм бизнес өчен административ киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән. "Права"ларның гамәлдәге вакытын озайту транспорт тарманы предприятиеләрен йөкләнештән азат итәчәк, ил буйлап товарлар логистикасын гадиләштерәчәк.
"Алыштырылырга тиешле 5 миллионлап машина йөртү таныклыгы турында сүз бара. Водитель таныклыкларының гамәлдә булу вакытын озайту - гражданнарга вакытлыча һәм административ йөкләнешләрнең шактый кимүе. Ягъни дәүләт хезмәтләренә кәгазь, акча һәм вакытыңны сарыф итәргә кирәкми. Бу чараларны үз вакытында һәм акланган дип саныйм", - диде Башкортстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясенең элекке җитәкчесе, Русия Дәүләт думасы депутаты Динар Гыйльметдинов.
Шулай ук Ерак Төньяк районнарында теркәлгән һәм хәвефле йөкләр ташу өчен тәгаенләнгән транспорт чараларының диагностик карталарының гамәлдә булу вакыты да 12 айга озайтыла. Бу чара 600 компаниягә ярдәм итәчәк.
Фото: goldenmed.ru