+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
27 апрель 2022, 17:00

Яңа Күл авылы халкы сәламәт тормыш белән яши

Биредә мәдәни-ял итү үзәге ачылган.

Яңа Күл авылы халкы сәламәт тормыш белән яши
Яңа Күл авылы халкы сәламәт тормыш белән яши

"Нуриман районының Яңа Күл авылы халкы хәзер очрашу һәм сәламәтлекне ныгыту урынын белә. "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты кысаларында биредә мәдәни-ял итү үзәге ачылган.

Эшләрне берничә этапта уздырганнар. Башта хоккей тартмасы урнаштыралар. Кыш көне балалар тимераякта рәхәтләнеп шуа, хоккей уйный, хәтта район ярышларын да уздырырга өлгерәләр. Үзәктә эскәмияләр, баскетбол боҗралары, мини-футбол һәм гандбол өчен капкалар ясалган. Видеокүзәтү, урна, фонарьлар һәм трибуналар куелган. Аннан җылытылган киенү-чишенү бүлмәсе һәм резина өслекле балалар спорт мәйданчыгы барлыкка килгән.

Хәзер мәдәни-ял итү үзәге - Нуриман районында яшәүчеләрнең иң яраткан урыннарының берсе. Бирегә гаиләләре белән киләләр һәм вакытны файдалы үткәрәләр.

Сезнең торак пунктта да мәйдан, парк, сквер төзекләндерелсенме? Ул чагында 2023 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча тавыш бирүдә катнашыгыз. Ул 2022 елның 30 маена кадәр түбәндәге сылтама буенча барачак: [url=https://02.gorodsreda.ru/.,]https://02.gorodsreda.ru/."[/url], - дигән бүген соӨиаль челтәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: