Туган төбәк язмышына һәм үсешенә битараф булмаган якташларны берләштерүче, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров старт биргән «Атайсал – Кече Ватан» проектына бакалылылар да актив кушылды. Әйтергә кирәк, якташлар ярдәме белән бу төбәктә элегрәк тә социаль юнәлешле байтак эшләр башкарыла иде. Мәсәлән, “Якташлар – бакалылылар” җәмгыяте 23 ел элек барлыкка килгән иде. “Бакалы районында туып үсеп илебезнең һәм республикабызның төрле төбәкләрендә яшәгән, туган төбәкләре белән тыгыз бәйләнештә торган бакалылылар районның социаль-икътисади үсешенә үзләренең мул өлешен кертте”,- диде район хакимияте башлыгы Александр Андреев.
Якташлар бүген дә үзләренең туган ягын сөюен анык эшләр белән исбат итә: кемдер - мәктәпкә, кемдер – талантлы яшьләргә матди ярдәм оештыруга, кемдер - зиратларны тергезүгә, кемдер – чишмәләргә җан өрүгә, мәчет һәм чиркәүләр төзүгә, тарихи хәтерне саклауга көч сала.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ фотосы.