+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
1 Май 2022, 12:40

Чишмәләр һәм теплицалар төбәге

Туймазы районының Гафур авылына шундый якты бизәкләр хас. Хәзерге Туймазы районы биләмәләрендә җитмешкә якын авыл һәм торак пункты исәпләнә, шулар арасында үзенең тарихында берсе генә, гадәттән тыш хәлләргә бәйле, атамасын алыштырды. Ул – шул ук исемдәге авыл биләмәсе үзәге Гафур авылы. Тарихи чыганакларда Карамалы Вәлит атамасы белән йөргән авылга 1931 елда күмәк хуҗалыклар дошманнары кулыннан һәлак булган колхоз рәисе Галим Гафур улы Гафуров исеме бирелә. Соңгы 91 ел дәвамында “Гафур” атамасын йөртсә дә, халык хәтерендә бу борынгы авыл бүген дә Карамалы Вәлит буларак саклана.

Чишмәләр һәм теплицалар төбәге
Чишмәләр һәм теплицалар төбәге

Еллар һәм язмышлар

Хәзерге Туймазы районы биләмәләрендә Кыр-Елан волосте ХVIII гасырда иң эреләрдән санала. Аның составындагы тугыз авылдан торган исемлектә Карамалы Вәлит тә бар. Бу авылны оештыруда татар һәм башкорт припущенниклары катнашкан. Башкортстан авыллары тарихы белгече Әнвәр Әсфәндияров карашынча, Карамалы Вәлит авылына нигез салучылардан беренче булып Стәрлетамак өязе Тамьян волостеның Муса авылы (хәзерге Мәләвез районының Иске Муса авылы) кешеләре тора. Моңа дәлил сыйфатында 11 гаиләдән торган төркемне авылга кертү (припуск) турында 1780 елның 17 октябрендә төзелгән рәсми килешү китерелә (“Башкортстан авыллары тарихы”, Уфа, 1993 ел).
Әмма төбәккә тамьян башкортларыннан алданрак күченеп килүчеләр турында да тарихи мәгълүматлар табылды. Башкортстанның Дәүләт тарих архивында сакланган 1780 елның 7 августында төзелгән килешү буенча ясаклы татар Габделкәрим Касанаевның дүрт йорттан торган төркеме Карамалы Вәлиткә килеп төпләнә. Күченүчеләр һәр йорт башыннан 2 сум һәм ел саен 10 тиен түләү шарты белән теркәлә. Бу вакыйгадан соң дүрт ел үткәч, 1784 елның 4 июнендә төзелгән килешүгә ярашлы, Илчембәт авылы кешеләре үзләренең вотчинасы саналган Карамалы Вәлит авылына янә дә 6 ясаклы татар гаиләсенә (24 җан) җир бүлеп бирә. Моннан тыш, Карамалы Вәлиткә Казан өязе Арча юлының (даруга) Атуклы һәм Ядигәр авылларыннан ир җенесеннән 58 йомышлы татарның күченеп килүе дә теркәлгән

Вәлитнең варислары

Авылга исеме кушылган Вәлит кем булган соң? Ул барлыкка килгән чорда яшәгән шул исемдәге тарихи шәхес чыганакларда табылмады. Әлеге юнәлештә эзләнүләр алып барган Әнвәр Әсфәндияров китабында да бу турыда мәгълүмат юк. Әмма 1795 елгы “Ревизская сказка”да авылга 1784 елда күченгән ясаклы татарлар арасында Давыт Әсәнов булуы мәгълүм. Ул 1795 елның 22 августында (5нче Ревизия) үткән җанисәп алу документында теркәлгән. Ревизия материалында аның 6 улы язылган, алар арасында Мөлек исемлесе — 34 яшьтә. Мөлекнең ике улы: Вәлит — 13 яшьтә һәм Гали — 12 яшьтә.
1834 елның 25 февралендә Ырынбур губернасы Бәләбәй өязе Яланчишмә волосте Карамалы Вәлит авылында ясаклы татарлар турындагы “Ревизская сказка”да Мөлекнең улы Вәлит Мөлеков язылган, аңа 41 яшь. Аның улы Сабит 4 яшьтә. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: әлеге нәселнең шәҗәрә чылбыры хәзерге вакытта Гафур авылында гомер кичерүче Ринат Насих улы Габбасовка килеп тоташа.
Архив материалларыннан Карамалы Вәлитнең шактый тиз үсүе төсмерләнә. 1834 елгы Ревизиядә ясаклы татар ирләреннән — 48, хатын-кызлардан 49 кеше теркәлгән. Шул ук елда 12нче башкорт кантонының 8нче йортында ике җенестән булган 181 кеше язып алынган. Типтәр старшинасы Фаткулла Юлдашев командасында 18 кеше исәпләнә.
Идарә итүнең кантон системасы гамәлдән чыгарылгач, Карамалы Вәлит авылы, күрше төбәкләрдән күченеп килүчеләр артуга бәйле, нык зурая. 1877 елгы Ырынбур губернасы “Авыллар исемлегендә” “Карамалы елгасы буендагы Карамалы Вәлит авылында 95 ихатада 348 ир һәм 373 хатын-кыз яшәве” күрсәтелгән. 1859 елгы ревизия буенча халык саны җенес буенча ирләр — 228, хатын-кызлар 263 кеше булган. Әйткәндәй, халык саны буенча Карамалы Вәлит бу төбәктә иң эреләрдән санала. Аңа күрше Карамалы Тамак (Тимер) авылында, мәсәлән, 24 ихата-йортта 181 кеше теркәлүе дә моңа ачык мисал.

Зимагурлар ягы

Социаль яктан Карамалы Вәлит шулай ук зур гына үсеш кичерә. 1877 елда биредә ике ашлык саклау кибете, тимерлек, тегермән, мәчет була. Шул ук вакытта, авылда хәерчелек тамыр җәюе дә күзәтелә. Бу авыл крестьяннары карамагындагы җир күләмендә дә чагыла – бер йортка уртача 4-5 дисәтинә имана җире туры килә. Иң үкенечлесе – авылда атсыз ихаталар саны кискен арта. 1891 ел мәгълүматлары буенча, ихаталарның өчтән бере атсыз санала. Шуңа да җирләрен эшкәртә алмаганга, күпләр аны биләмәгә бирә.
Әмма җан асрар өчен җае чыгып тора. Бу төбәк авыллары халкы электән ялланып эшләргә күнеккән. 1895 елгы статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, авылда яшәүчеләрнең 30 проценты язгы-җәйге чорда Бөгелмә һәм Богырыслан өязләренә ялланып эшләргә чыгып киткән. Нигездә, авыл хуҗалыгында хезмәт салганнар һәм кыр эшләре тәмамлангач кына әйләнеп кайтканнар. Тарихи чыганакларда ялланып эшләүчеләрнең хезмәт хаклары теркәлгән, мәсәлән, язгы һәм көзге басу эшләре чорында бер кеше 30 сумга якын акча эшләгән. Авылга якынрак урнашкан Түбән Троицк тукыма фабрикасына эшкә ялланучылар да булган, монда көненә 15-20 тиен түләнгән.
1902 елдан башлап Карамалы Вәлит Югары Бишенде волостеның 7нче участогы составына керә һәм 4нче полиция станына карый. 189 йортта 673 җан ир-егет исәпләнә, алар 21 мең дисәтинәдән артык җир били. Авылда ике мәчет, җил тегермәне, ике сәүдә лавкасы, тимерче алачыгы була. 1917 елдан Карамалы Вәлит хәзерге Туймазы төбәгенең иң эре авылларының берсе санала башлый – биредә халык исәбе алу барышында 2087 кеше теркәлгән, аларның күпчелеген татарлар һәм типтәрләр тәшкил иткән. Әйтергә кирәк, 1920 елда, җанисәп мәгълүматлары буенча, халык саны 1715 кешегә кала.

Гафур исеме белән

Авыл кешеләре арасында 1917 елгы Октябрь инкыйлабында катнашучылар теркәлмәсә дә, Гражданнар сугышы Карамалы Вәлиткә турыдан-туры кагыла. Совет властеның яңа тәртибе белән килешмәүчеләр дә ишәя. Хәзерге Башкортстанның көнбатышында бу бигрәк тә киң таралыш ала. Бу уңайдан Карамалы Вәлит авылы тарихы турында бай истәлекләр саклаган, шулай ук “Кызыл таң” гәзитенең бу төбәктәге актив авторларының берсе Мәсгуть Галимов болай дип сөйләгән иде: “Байлар һәм муллалар котыртуы буенча авыл халкы яңа властька каршы күтәрелеп чыга. Халык телендә йөргән риваятьләрдән билгеле булуынча, баш күтәрүчеләр безнең авылда да табыла. Канәгатьсезлек белдереп, авыл уртасына җыелалар. Күпләр сәнәк күтәреп килә. Бу хакта волость үзәгендә белеп калып, Туймазыдан хәрби гаскәр чакырталар. Кызыллар отряды авылда тәртипне тиз арада урнаштыра. Үкенечкә каршы, бәрелеш корбансыз булмый – ыгы-зыгы вакытында минем әнинең абыйсы очраклы рәвештә атып үтерелә. Ә бит аны авылдашлар кешегә бер зыяны тимәгән алла бәндәсе буларак хәтерли. Аның властька каршы булуы да бик шикле.
Ә Гражданнар сугышы вакытында Карамалы Вәлит аклар һәм кызыллар бәрелешенең нәкъ уртасында кала. Биредә канкойгыч алышлар үтә. Авылдан ерак түгел сугышта һәлак булган кызылармиячеләрнең каберлеге бар. Элек аңа олы кадер-хөрмәт күрсәтелә иде, хәзер онытылып бара инде. Ә аклар-кызыллар сугышы турында авыл янәшәсендә тау буйларындагы иске окоплар гына хәтергә төшереп тора. Балачакта без шул тирәдә патрон гильзаларын байтак таба идек”.
Хуҗалыкларны тоташ күмәкләштерү башланганчы ук Карамалы Вәлиттә авыл хуҗалыгы артеле оештырыла башлавы мәгълүм, әмма эшне азакка кадәр җиткерә алмыйлар. Шуннан күршеләрдән үрнәк алып, колхоз төзиләр, аның рәисе итеп Галим Гафуров сайлана. Туган авылында гына түгел, тоташ Туймазы төбәгендә абруйлы кеше санала ул. Яшьлегендә көтүче була, аннары шахтада эшләп, бай тормыш юлы үтә. 1918 елда Кызыл Армия сафларына баса, Гражданнар сугышында катнаша, батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Әмма язмышы аянычлы була: 1931 елның 14 сентябрендә авыл кулаклары тарафыннан вәхшиләрчә үтерелә. Колхоз рәисенең фаҗигале үлеме ул чордагы сыйнфый көрәш шартларында идеологик максатларда барлык тулылыгы белән файдаланыла. Туймазы районы башкарма комитеты Президиумының 22 сентябрьдә үткән утырышында Галим Гафуровның исемен мәңгеләштерү турында махсус карар кабул ителә. Аңа ярашлы, 1 октябрьдә мәрхүмнең гәүдәсе Туймазыга китерелә һәм туганнар каберлегендә җирләнә. Аның янәшәсендә бакча утыртыла, ул Гафур исемен ала, шулай ук бу төбәктәге урамга да батырның исеме бирелә. Карамалы Вәлит авылы, биредәге колхоз һәм авыл Советы Гафур исемен ала.
Әйе, Гафур авылының үткәне бай, киләчәге дә якты. Монда инде аның шәһәргә якын урнашкан булуы да зур урын тота. Аерым төбәкләрдә авыллар таралып бетүгә таба барса, Гафур үсүгә юл алды. 2002 елда, мәсәлән, биредә 343 торак йорт исәпләнсә, 2014 елда алар 410га җитте, хәзерге чорда исә тагын да артты. Янә дә авыл үзенең чишмәләре белән дә дан тота, биредә алар дистәдән артык. Шуңа бәйле, Гафурда ябык грунтта яшелчә үстерү киң таралыш алды, хәзерге вакыта теплицалар йорт саен дип әйтерлек.

Фәнүр Гыйльманов.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: