+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
3 Май 2022, 13:39

“Безгә җан өреп китәсез...”

Үрмәкәйдә үткән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” ике як өчен дә файдалы һәм фәһемле булды/

“Безгә җан өреп китәсез...”
“Безгә җан өреп китәсез...”

Бәрәкәтле Туймазы төбәгендә – Сәрән авыл биләмәсенә караган Үрмәкәй авылында “Кызыл таң”чылар белән очрашу оештыру тәкъдимен халык та, җитәкчеләр дә зур мәртәбә, үзләренә хөрмәт күрсәтү билгесе дип кабул иттеләр. Без үзебез дә аралашуны, күзгә-күз карашып сөйләшүне бик сагынган идек. Менә шулай җыр-моң, җор сүз аша йөрәкләрдән йөрәкләргә салынган дуслык күперен ныгытып кайттык.

Үрмәкәйдә урнашкан, авыл биләмәсе территориясендәге бердәнбер клубта эшләп килгән Тәслимә Абдурахманова җитәкчелегендәге “Асылъяр” вокаль ансамбленә җырчылар гына түгел, уңган хуҗабикәләр, остакуллар, туган төбәк тарихын, халкыбыз иҗатын өйрәнүчеләр тупланган. Ансамбль әгъзалары һәр эштә – тамашачылар алдында чыгышлар әзерләгәндә дә, Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәлне тергезгәндә дә, язгы өмәләр үткәргәндә дә, борын-борыннан авылда булган халык йолаларын халыкка кайтаруда, яшь буынга күрсәтүдә дә бердәм һәм күмәк икән. Безнең концертның да бер бизәге булды аларның чыгышы.

Заман авырлыкларын җиңүдә таләп ителгән сыйфатларның берсе — тугрылык. Уй-ниятеңә, дусларыңа, якыннарыңа, гаиләңә, яраткан эшеңә, шөгылеңә тугры калу мөһим. Шуңа да иң беренчеләрдән булып "Кызыл таң" гәзитенә, “Тулпар” яшьләр, “Әллүки” балалар журналларына да тугры калган абунәчеләребезне сәхнәгә чакырып, аларның басмаларыбыз турында фикер-тәкъдимнәрен тыңладык, бүләкләребезне тапшырдык.

Бу тормышта кешене Кеше иткән мәңгелек кыйммәтләр бар. Алар – кешелекнең кыйбласы, заман җилләренә ярашлы үзгәрми,  буыннан-буынга тапшырыла. “Кызыл таң” гәзите дә әнә шуларга йөз тота, үз юлыннан тайпылмый, кыйбласына тугры кала, чорларның ниндие генә кичерелмәсен, ул хәтта исемен дә үзгәртмәде. Халык әйткәнчә, таң кызарып атса, көн матур була, таңдагы җил яхшы хәбәр китерә. “Кызыл таң” – якты көнгә, киләчәккә ышаныч өсти. Һәм моны халык белән бергә кичерә, үз укучыларын кешелек сыйфатларына тугры кала белгәннәр белән таныштыра. Очрашуга да туган җиренә тугры калган, туган туфракны кадерләп эшләгән кешеләр килгән иде.

Чыннан да, уникаль төбәккә килдек без. Туймазы кунакларын районга килеп керү белән сәламләп кашы алып торучы Төпкилде авылы – җырчы-шагыйрь, “Кызыл таң”чы Муса Сираҗиның туган төяге. Яңа Арсланбәк авылында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең якын дусты, аның иҗади мирасын халыкка җиткерүче галим Гази Кашшаф туып үскән. Шулай ук Уфа “Нур” татар дәүләт театрына яшь көч булып килеп кергән актриса Лилия Таҗетдинова да шушында канат ныгыткан. Үрмәкәй исә – бик күп юнәлешләрдә күркәм авыл. Ярты гасыр – 50 ел бергә гомер итүче укытучылар гаиләсе Альмира Мансап кызы һәм Мөнир Миңнегали улы Хәсәновлар яшәве белән дә күңелгә якын ул Үрмәкәй. Авыллар, якташлар һәм аларның игелекле эшләре турында сөйләр өчен сәхнәгә чыккан Сәрән авыл хакимияте башлыгы Фәнзил Мостафин бу мөхтәрәм парның исемнәрен аерым бер ихтирам һәм хөрмәт белән телгә алып, аларга республика Башлыгы Радий Хәбировның котлавын җиткерде, бүләген тапшырды. Тагын бер ватанпәрвәргә – эшкуар Мөнир Хәсәновка авыл хакимиятенең мактау грамотасын тапшырды. Ул авыл территорясендә агач утырту эшләре белән мәшгуль булганлыктан, бүләкне аның хатыны Альмира алып, зур рәхмәтләрен белдерде.

Матур бәйрәмдә, ямь өстенә ямь өстәп, апрель аенда туган көне булган кешеләрне дә котлап, бүләкләр тапшырдык.

Менә шундый җанлы, ихлас очрашу җырлар, спектакльләрдән өзекләр белән аралашып барды. Концертыбызга “Кызыл таң”да басылып чыккан мәкалә геройлары – Кандра авылыннан Зимфира Әхмәдиева җитәкчелегендәге “Хәзинә” татар вокаль ансамбле дә килгән иде. Аның составында шулай ук җыр гына түгел, кул эшләре осталары да тупланган. Алар “ВКонтакте” челтәрендәге “Кызыл таң” төркемендә барган төрле конкурсларда да бик теләп катнаша. Ә бәйрәмгә чакыруны инде алар зур дәрәҗә итеп кабул итте һәм тамашачыларга узган гасырның 70нче елларында ансамбль әгъзасы Наҗия Гәрәева отып алган борынгы табын җырларының берсен тәкъдим итте. Тагын бер “күчтәнәч” исә сүзләрен һәм көен Наҗия Замбин кызы язган “Яшик әле дөньяларда!” дигән дәртле җыр булды.

Уфа кунагы – җырчы Салават Әкъсәнов бөтенләй яңа яктан ачылып, мәгънәле һәм тәрбияви шигырьләрен укып китте һәм җырларын бүләк итте. Ә инде “Кызыл таң”ның күптәнге дуслары – Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова белән Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдиин-Агыйделский күрсәткән спектакльләрдән өзекләр җырлы-биюле тамашага әверелде, залда утыручыларның күңеленә хуш килде. “Яши әле йөрәгендә сандугач йөрткән халык!” халык дип, сәхнәгә Башкортстанның халык артисты Асия Смакованы чакырып чыгарганда яраткан җырчыларын күрергә килгән тамашачының йөрәге ешрак типкәндер, мөгаен. Абруйлы җырчы, һәрвакыттагыча, халык белән матур итеп аралашып, бер-бер артлы моңлы да, сагындырган һәм тансык та җырларын башкарды.

Бу кечкенә, әмма бик тә пөхтә, матур клубта ямьле, җылы, дустанә мохит тудырган мәдәният хезмәткәрләре Гүзәл Әхмәтҗанова белән Тәслимә Абдурахманова тамашачыларны оештыруда да, безнең чыгышларыбызга техник яктан ярдәм итүгә дә зур көч салды.

Һәр нәрсә ахыры белән хәерле. Ә инде тамаша ни кадәр матур һәм ямьле була икән, әлеге дулкынландыргыч мизгелләр шул кадәр тизрәк үтеп киткән кебек тоела. Безнең очрашуыбыз да ахырына якынлашты. Шушы кичәдә Туймазы районының Сәрән авыл биләмәсендә дусларыбыз залда утыручылар санынча артты һәм безнең дуслык дәвамлы булыр дигән ышанычта калдык. Кичәнең ахырында тамашачылар әйткән җылы сүзләр моңа ышаныч бирә: “Безгә җан өреп китәсез, югыйсә, бөтенләй бирешкән идек”, – диделәр алар. 104 ел халыкка хезмәт итү дәверендә утны-суны кичкән, сынауларга бирешмәгән “Кызыл таң”, аның коллективы һәм дуслары шундый ул.

Резеда НУРТДИНОВА.

 

Гүзәл Әхмәтҗанова фотоcы.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: