9 майда 15 сәгатьтә "Торатау" Конгресс-холлы янында "Җиңү кубогы" Бөтенрусия стронгменнар ачык турниры старт ала. Спорт вакыйгасын оештыру өчен Эльбрус 3,5 меңнән артык кешене җәлеп иткән.
"Уфага Башкортстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән стронгменнар хәрәкәте "каймагы" җыелачак, - дип уртаклашты Эльбрус Нигъмәтуллин. - Мин инде ярышларны берничә тапкыр уздырдым, әмма бу юлы спортчыларны да, тамашачыларны да шаккатырачакмын.
Ярышларын рухландыручысы сүзләренә караганда, "Җиңү кубогы"нда спорт снарядлары Русия Кораллы Көчләре милегеннән әзерләнәчәк.
"Бу - химик сугыш кирәк-яракларын юк итү, зарарсызландыру һәм деформация нәтиҗәсендә барлыкка килгән кара металл калдыклары", - дип аңлатты Эльбрус Нигъмәтуллин.
Турнир программасында гадәти булмаган спорт инвентарьлары белән алты күнегү планлаштырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек дөньяда беркем дә артиллерия снарядларын спорт инвентаре сыйфатында кулланмаган.