+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
6 Май 2022, 10:42

Бандитлар аннан шүрли иде

Ә яшь хезмәттәшләренә ул остаз булды.Алтмышынчы, җитмешенче елларда эчке эшләр органнарында хезмәт иткән, полковник Гатуф Мәрданов халыкның ихтирамын казанды.

Бандитлар аннан шүрли иде
Бандитлар аннан шүрли иде
Гатуф Балтач районының Ягафәр авылында 1928 елның 3 маенда туган. Ата-аналары тәртипле, ышанычлы, кешелекле егет тәрбияләгән. Урта мәктәптән соң ул 1947 елда дәүләт иминлеге системасында хезмәт юлын башлап җибәрә. Үзен эшне төгәл һәм вакытында сыйфатлы итеп башкаручы итеп күрсәтә. Аннары 1950 елда хезмәт юлын Балтач милиция бүлегендә дәвам итә. Аны Алабуга милиция мәктәбенә укырга җибәрәләр. Анда ул оператив эшнең нечкәлекләренә өйрәнә, имтиханнарны уңышлы тапшыра, мәктәпне “отлично”га тәмамлап кайта.
Зирәк офицерны 1955 елда Балтач районы милиция бүлеге начальнигы итеп куялар. Бу вазыйфада Гатуф Мәрданов 1960 елга кадәр уңышлы эшли, өлкән хезмәткәрләргә игътибарлы һәм ихтирамлы була. Хезмәтенә үтә җаваплы каравын, коллективның югары күрсәткечләргә ирешүен күреп, Г. Я. Мәрдановны РСФСР милициясе югары мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аның үзе белән хатыны Мәдәния апа да бара. Мәскәүдә дә Гатуф Ягафәр улы үзен булдыклы һәм перспективалы офицер итеп күрсәтә. Бу уку йортын да кызыл дипломга тәмамлап, Яңавыл районы милиция бүлеге начальнигы булып хезмәт итә. Ул елларда Яңавыл районы составына күрше районнар территориясе дә кергән булган. Вокзал районы исә җинаятьчелекнең оясы була. Милиция хезмәткәрләреннән аеруча югары профессионализм, оешканлык, җитдилек таләп ителгән.
Белемле, акыллы җитәкче, таләпчән милиционер булуы Мәрдановның алдагы язмышын хәл итә. 1969 елда ул республиканың иң криминаль шәһәрләренең берсе – Стәрлетамак эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп тәгаенләнә. Ул күп көч, игътибар таләп итүче эш участогы була. Монда профессиональ юнәлештә иң алдынгы ысулларны кулланырга туры килә. Мәрданов үзенең хезмәткәрләреннән иң беренче чиратта гаделлекне таләп итә. Халык органнарның эшенә ышаныч белән карасын. Стәрлетамак милициясенең эш алымнарын Русиянең башка төбәкләренә дә тараталар, чөнки бу коллектив югары нәтиҗәләргә ирешә. Полковник Мәрданов көнне төнгә ялгап эшли. Нәкъ Стәрлетамакта ул үзен чын һөнәр иясе итеп таныта. Җитәкчелек Гатуф Мәрдановның эшен күрә. 1973-82 елларда аны Эчке эшләр министрлыгына яңа вазыйфага күчерәләр. Ул яңа гына бу эшкә килгән яшь лейтенантларны тәрбияли. Оператив эш остасы яңа буын милиционерларның беренче укытучысы була. Бик күп офицерларны тәрбияләргә өлгерде, районыбызның горурлыгы булды.
Гатуф Ягәфәр улы күпләргә дөрес юлга басарга ярдәм итте. Тирән белемле җитәкче иде. Кызганыч, 1983 елның көзендә каты авырудан 55 яшендә дөнья куйды. Бу югалту гаиләсе, туганнары, дуслары өчен зур кайгы булды. Якташыбызны соңгы юлга озатырга бөтен Уфа чыккандыр. Халык агымы диңгезне хәтерләтә иде. Гатуф Мәрдановны якташлары, танышлары җылы сүзләр белән искә ала. Бу легендар якташыбызның тормыш һәм хезмәт юлын тирәнрәк өйрәнәсе бар әле, чөнки ул моңа лаек.

Ханис Хаҗимов.
Балтач районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: