Шәрип авылындагы китапханә бинасы озак вакыт авария хәлендә булды, шул сәбәпле китап укучылар авыл клубында хезмәтләндерелде. Ниһаять, үткән ел ахырында район бюджеты һәм башка чыганаклар исәбенә ремонт үткәрелде, моның өчен җәмгысы 600 мең сум акча бүленде. Китапханә танымаслык булып үзгәрде: биредә яңа түшәм, идән, тәрәзәләр барлыкка килде, электр чыбыклары алыштырылды. Бинага яңа заманча җиһазлар кайтарылды.
– Без күпмилләтле гүзәл республикада яшибез һәм халыклар бердәмлеге, дуслыгы темасы бүген дә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Нәкъ менә шуның өчен дә яңартылган Шәрип китапханәсе эшчәнлегенең төп юнәлеше Русия халыклары бердәмлеген ныгыту булырга тиеш дип карар иттек, – диде Кушнаренко район мәдәният бүлеге җитәкчесе Александр Десяткин. – Әлбәттә, бу юнәлештәге чараларга үсеп килүче буын вәкилләрен актив җәлеп итәчәкбез. Мавыктыргыч итеп алар белән Туган илебездә гомер кичерүче халыкларның мәдәниятен, йолаларын, күркәм гореф-гадәтләрен, Ватаныбыз тарихын өйрәнәчәкбез. Чын ватанпәрвәрләр үстерү – заман таләбе.
– Бүген Шәрип китапханәсе 700дән артык кешене хезмәтләндерә, фондында 15 мең китап исәпләнә. Безгә китап сөючеләр биш авылдан килә, – дип билгеләде китапханә хезмәткәрләре. – Район хакимиятенә шушындый җиңел булмаган вакытта китапханәләргә даими ярдәм күрсәткән өчен ихлас рәхмәтлебез. Иганәчебез Александр Заводчиков исә мебель алырга булышты. Аңа зур рәхмәт!
Китап укып үскән бала рухи яктан бай була, кечкенәдән акны карадан аерырга өйрәнә, дөньяви карашы да иртәрәк формалаша, ә китапханә – авылда кешеләрне очраштыра, берләштерә торган урын ул. Биредә берсеннән-берсе фәһемлерәк чаралар: сәламәтлек, әхлак темасына багышланган “түгәрәк өстәлләр”, яше-картының хокукый белемен тирәнәйтүгә юнәлтелгән викториналар, кул эшләре осталарының күргәзмәләре, каләм тибрәтүче талант ияләре белән очрашулар еш оештырыла.
Ә яңарыш кичергән Шәрип китапханәсендә хәзер балалар өчен махсус үзәк тә эшли башлаячак. Аның төп максаты – балалар һәм үсмерләрне, гаджетлардан аерып, серле китап дөньясына гашыйк итү. Пушкин, Лермонтов, Тукаебызны укып үскән шәхес беркайчан да яхшылык һәм дөреслек сукмагыннан тайпылмас, ди белгечләр.
Яңарган китапханәне ачу күркәм бәйрәмгә әверелде. Яшь китап укучылар тамашачылар хозурына тирән эчтәлекле шигырьләр, күңелле җыр-биюләр тәкъдим итте.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
Фото: Шәрип авылы китапханәсеннән