+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 Май 2022, 22:28

Башкортстанда балалар туризмы үсешәчәк

Моның өчен федераль бюджеттан 55 миллион сум бүленгән.

Башкортстанда балалар туризмы үсешәчәк
Башкортстанда балалар туризмы үсешәчәк

Республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында «Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында» Федераль законны сынауда катнаша.

– Мондый тәҗрибә туристлык индустриясе өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итәргә мөмкинлек бирә, бу, һичшиксез, республикада туризмны үстерү һәм төбәктә инвестицион мохитне яхшырту өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Әлеге юнәлеш буенча балаларның туристик сәфәрләрен оештыру юлы белән туристлык операторларына дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк, бу инде килеп туган икътисади шартларда аларның эшчәнлеген тотрыкландырырга, эчке туризмны популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
– Хезмәт күрсәтүче туроператорлар реестры формалаштырылачак, кабул итү турында хәзерге вакытта килештерү процедурасын уза торган тиешле норматив документлар кабул ителгәннән соң хәбәр итәрбез, – диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Планлаштырылган чаралар белән республиканың муниципаль берәмлекләрендә 5-9нчы сыйныф укучыларының 11,1 мең укучысын колачлау күздә тотыла. Шул ук вакытта, "Ростуризм" таләпләре нигезендә, турның бәясе бер кешегә 7 мең сумнан да ким булмаска тиеш, ә турның вакыты - кимендә 24 сәгать булырга тиеш.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: