+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
17 Май 2022, 12:11

Сабантуйлар кайчан булачак?

Радий Хәбиров тиешле документка кул куйды.

Сабантуйлар кайчан булачак?
Сабантуйлар кайчан булачак?

Башкортстанда 2022 елга сабантуй даталарын расладылар. Указны республика Башлыгы Радий Хәбиров имзалады.

Беренче булып бәйрәмне Сибай халкы билгеләп үтәчәк. Сабантуй биредә 3 июньдә узачак.

4 июнь көнне сабантуйлар Әлшәй, Архангель, Авыргазы, Баймак, Бакалы, Балтач, Бишбүләк, Гафури, Дәүләкән, Дүртөйле, Кырмыскалы, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Миякә һәм Федоровка районнарында планлаштырылган.

11 июньдә - Әбҗәлил, Аскын, Балакатай, Белорет, Бөре, Благовещен, Бөрҗән, Ярмәкәй, Зианчура, Иглин, Илеш, Кыйгы, Краснокама, Кушнаренко, Мәчетле, Мишкә, Нурман, Салават, Стәрлебаш, Тәтешлы, Туймазы, Уфа, Учалы, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә, Яңавыл районнарында авыл хуҗалыгы эшләренең тәмамлануын бәйрәм итәчәкләр.

12 июньдә бәйрәм Дуван районында узачак.

18 июнь көнне сабантуйлар Шаран, Стәрлетамак, Караидел, Ишембай, Борай, Бүздәк, Бәләбәй районнарында һәм Межгорье шәһәрендә узачак.

Зилаер районы сабан бәйрәмен 27 майда билгеләп үтәчәк.

Фото: okaygorod.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: