+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
17 Май 2022, 06:50

“Урал аръягы” —тәҗрибә мәйданчыгы

Мәскәүдә “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестицион сабантуеның программа комитеты утырышы үтте. Әлеге чара Башкортстанда дүртенче тапкыр үтәчәк. Быел кунакчыл республика Инвестсабантуй кунаклары өчен ишекләрен 2 июньдә ачачак. Форум 4 июньдә Баймак районында Сабантуй белән тәмамланачак.

“Урал аръягы” —тәҗрибә мәйданчыгы“Урал аръягы” —тәҗрибә мәйданчыгы
“Урал аръягы” —тәҗрибә мәйданчыгы

Утырышны ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Урал аръягы-2022” Сабантуе программасы турында фикер алышуга килгән кешеләргә рәхмәт белдерде. Ул билгеләвенчә, санкцияләргә бәйле рәвештә. чарада халыкара партнерларның катнашуы катлаулана, шулай да Казахстан, Белоруссия һәм Төркия вәкилләре үзләренең ризалыкларын белдергән.

Андрей Назаров ассызыклавынча, Инвестсабантуй зур әһәмияткә ия.
– Форум ел саен үткәрелүче чара һәм Башкортстан территориясендә инде дүртенче тапкыр рәттән үткәреләчәк. Бөтенрусия күләмендәге чара барлык катнашучылар өчен дә үз гамәли файдасын раслады. Форумда кабул ителүче карарлар арытаба федераль ведомстволарда гамәлгә ашырыла, чөнки “Урал аръягы” — кризиска каршы үсешнең иң яхшы тәҗрибәләрен алмашу мәйданчыгы, — диде ул.

Чараның концепцияләре һәм төп үзенчәлекләре турында беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.
– Быел чарада 1500 катнашучы көтелә, алар — чит ил делегацияләре, федераль һәм төбәк власть органнары, үсеш институтлары вәкилләре, инвесторлар һәм экспертлар. Чараның төп максаты – Русия төбәкләре икътисады үсеше өчен санкциягә каршы чараларны формалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча дискуссия мәйданчыгын булдыру, — диде Рөстәм Моратов.
Арытаба чарада катнашучылар “Урал аръягы-2022” Бөтенрусия инвестицион сабантуе программасы турында фикер алышты.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас