– Беренче булып монда үз гаиләсе белән Пикташ исемле мари килгән, – дип бәян итте Рида Михайловна. – Тик ул аз гына читкәрәк, Чумар авылы ягындагы Пелкудо елгасы буена урнашкан. Картлар аның бераз чокыраеп торган урынын күрсәтәләр иде. Күл ул чакта нык зур булган. Хәзерге Йосып авылы ягына үз гаиләсе белән Карсан исемле мари килеп урнашкан. Пикташның балалары малайлар гына булган, Карсанныкы – кызлар гына.
Берзаман күл кечерәя башлаган. Уртасында утрау калыккан. Балыкчылар шунда балык тоткан, ашаган-эчкән, ял иткән. Күл чигенгән, утрау зураеп, коры җиргә әйләнгән. Пикташ һәм Карсан нәселләре шул урынга килеп, авыл хасил иткән. Күлдә акчарлаклар, челәннәр күп булган. Челән марича – чарлан. Чарлактанмы, чарланнанмы, әмма күл һәм авыл Чарлак дип атала башлаган. Сөйләгәннәрдә дөреслек бар. Без Пикташ токымын дәвам итүчеләрне таптык. Карсан варислары кемдер, әлегә белмибез.
Янә бер риваять буенча, Пикташның бер килене авырый башлый. Багымчы аңа динен үзгәртергә куша. Болар мөселман динен кабул итеп, якындагы Йосып авылына күчеп утыралар. Йосыплылар, моны җөпләп, авылның бер очы мари урамы, дип йөртелүен әйтте.
Чарлак авылында Илеш районының Череккүл янындагы Кул буеннан куылып килгән мари нәселе дә бар дигән фаразлар яши, Пикташ белән Карсанга бәйләнгәнме алар, белмибез. Бу ике нәселнең Кул буеннан күчкән мариларны кабул итүләре мөмкин, дип фаразларга була. Рида Михайловнаның ата-бабалары, мәсәлән, Чарлакка Илеш районы җирләрендә урнашкан Нәдер авылыннан килгән, Нәдергә алар Идел буеннан күчкән булганнар.
– Чарлак 1700 елда ук булган инде, – дип сүзен тәмамлый Рида Михайловна. – Архив документлары буенча, 1722 елда авылда 10 хуҗалык исәпкә алынган.
1773-75 елларга, Пугачев явы үткән заманга, хуҗалыклар саны, әлбәттә, тагын да арткан булгандыр.
Пикташ – мари исеме булса да, төрки сүз. Ул Бикташ исеменең мари теленә яраклаштырылган варианты. Чарлак атамасына килгәндә, тагын бер риваятьне искә төшерик.
Базы буенда урнашкан Дүртөйле районының Җитемәк авылы янында да Түбән Чарлак һәм Югары Чарлак күлләре булган. Элек алар ярында да мари авылы утырган. Аның тирә-ягында Чарлак күлләреннән башка, усак-зирек агачлары белән уратып алынган янә уннарча күлләр ялтырап яткан. Болар, әлбәттә, кайчандыр Илеш районының Череккүл авылы янында җәйрәп яткан күлләр кебек, Базы буе сулыклары, аның элекке юллары булган.
Дүртөйленең Чарлак күлләренә әйләнеп кайтыйк. Мари авылы өч урамлы булган. Аның халкы җитен һәм мәк үстергән. Авыл атамасы Җитемәкнең килеп чыгышы шуннан, имеш. Аннары марилар Агыйдел аръягына күчеп утыра. Бу урынга бүгенге Җитемәк халкының ата-бабалары килә, ягъни риваятьләр дөрес булса, болар Йосыпның Җитемәк авылына нигез салган Җитембәк (Эттимәк?) исемле бер улының гаиләсе була. Шушында сорау туа: марилар бүгенге Чарлак җирләренә күчеп, күл һәм авыл исеме Чарлакны Җитемәк җирләреннән алып килмәде микән?
Җитемәк картлары сөйләвенчә, авылның 400 еллык тарихы бар. Димәк, ул да XVI гасырларга ук барып тоташа. Боларны искә алуның мәгънәсе шунда: тирә-як авылларның тарихын чагыштырып карау һәр авыл тарихын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
– Түбән Чарлак һәм Югары Чарлак күлләре тугайлары сугыш елларында халыкны ачлыктан коткарды, – дигән иде Җитемәк авылыннан 1933 елгы Лүзә Минһаҗева. – Яз җитү белән хатын-кызлар һәм бала-чага шунда юа, кузгалак һәм башка ашарга яраклы үләннәрне җыя иде.
Чарлак күле атамасының килеп чыгышын җитемәклеләр башкача аңлата. Дөмәй авылы баена сугышта күрсәткән батырлыклары өчен әби патша (Екатерина II) шушы тирәдә җир бүлеп бирә. Бай уллары белән бергәләп чарлаклы йорт сала. Суында аккошлар йөзеп йөргән, ә ярларында еланнар мыжгып торган ике күлнең атамасы әнә шуннан барлыкка килгән, имеш.
Әмма бу Йосып карт улы Җитембәк тарихына каршы килә. Чөнки бу җирләрне XVII гасыр уртасында Азов сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Йосып ала. Йөз еллап вакыт үткәч, шушы ук җирләргә Дөмәй бае хуҗа булаламы? Бәлки, җирләр күп булып, артып калганы аңа тигәндер. Ничек булса да булгандыр, болар барысы да риваять кенә, язма документ түгел.
Тагын шуны әйтәсе килә: Җитемәк атамасы җитен һәм мәк сүзләреннән тормый, әлбәттә. Җитембәкнең исеме борынгы Эттимәк формасында яңгыраган булырга тиеш.
Илдус Тимерханов,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.