

27-28 май көннәрендә "Торатау" Конгресс-холлында «Хатын-кыз бәхете территориясе» икенче Бөтенрусия ачык академиясе узачак.
Бөтенрусия "Хатын-кыз бәхете территориясе"ндә катнашучыларны бик бай программа көтә: лекцияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, мастер-класслар һәм воркшоплар, барлык территорияләрдә кирәкле медицина консультацияләре, психологлар, юристлар, финанс грамоталылыгы буенча белгечләр консультацияләре.
Беренче көнне эшлекле программа планлаштырылган. Икенче көн программасы сәламәтлек һәм үз-үзен үстерү турында лекцияләр белән тулыландырылган.
"Сәламәтлек территориясе" балалар һәм өлкәннәр өчен түләүсез консультацияләр үткәрү өчен масштаблы локация булачак.
"Түгәрәк өстәл"ләрне һәм лекторийларны онлайн трансляцияләү чараның рәсми сайтында башкарылачак. Программа белән ТерриторияЖенскогоСчастья.рф рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Фото: belprost.ru