+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
26 Май 2022, 07:52

Әбиләр дә, бәбиләр дә ялгыз булмасын!

"Шатлык нуры" проекты һәркемгә күңел тынычлыгы бүләк итсен.

Әбиләр дә, бәбиләр дә ялгыз булмасын!Әбиләр дә, бәбиләр дә ялгыз булмасын!
Әбиләр дә, бәбиләр дә ялгыз булмасын!

Республика Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге төбәк өчен «Шатлык нуры» дигән яңа проектка старт бирде.

Әбиләр һәм бабайлар беренче тапкыр «Иминлек» Республика геронтология үзәгенең актлар залында балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашты.

- Өлкән яшьтәге кешеләргә бераз шатлык, җылылык һәм игътибар бүләк итү идеясе, ә балаларга өлкәннәр белән чын-чын җанлы аралашу – «шатлык нуры» дип атала, - дип уртаклаша проект авторы Республика халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Котельникова. - Өлкәннәр үсеп килүче буынны күп нәрсәгә өйрәтә ала, ә балалар үзләренең позитив һәм энергиясе белән аларның күңелен күтәрә. Бүген без аны туган көн темасына багышладык. Башка чараларның эчтәлеге нинди булачагын вакыт күрсәтер. Без катлаулы язмышы булган кешеләр белән эшләгәзнебезне аңлап, яңа проектны гамәлгә ашырабыз.

Шаһит Ходайбирдин исемендәге Гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәге балалары инде күптән открыткалар һәм фәрештә рәвешендә сыннар әзерләгән иде. «Иминлек» үзәге карамагындагылар өчен алар җылы сүзләр, күңел күтәренкелеге, оптимизм, рухи көч һәм сәламәтлек теләделәр. Кичә уңышлы килеп чыкты. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова да биредәгеләрне май бәйрәмнәре белән котлады.

– "Шатлык нуры" - махсуслаштырылган стационар учреждениеләрдә һәм балалар йортларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм яшь буынның ялгызлыгын кисәтү, - дип билгеләп үтте Ленара Хәким кызы. – Безнең республикада шундый игелекле акция барлыкка килүе яхшы. Балалар йортыннан килгән балалар үзләрен чын оныклар, ә өлкән буын үзләрен әби-бабайлар итеп хис итәр дип ышанабыз. Тиздән алар чәчәкләр утыртачак, җылы әйберләр бәйләрләр, аш-су әзерләрләр, серләре белән уртаклашырлар, бер-берсенең уңышларына куынырлар. Бу һәркемгә бәхет китерер, дип ышанам, - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас